Укучылары арасында волейбол буенча турнир узды
Спорт

Укучылары арасында волейбол буенча турнир узды

«ТР мәктәп волейбол лигасы» проекты кысаларында ТР гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнир.

2023 елның 25 - 26 мартында Лаеш муниципаль районында "ТР мәктәп волейбол лигасы" проекты кысаларында ТР гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнирның зона этабы узды. 25 мартта Котлы-Бөкәш  мәктәбенең Рәис Хәйретдинов җитәкчелегендәге кызлар командасы, ә  26 мартта Балык Бистәсенең беренче  гимназиясе  Ринат Минугалиев һәм  Илнур Гиннатуллин җитәкчелегендәге егетләр командасы катнашты. Балык Бистәсе беренче гимназиясе егетләр командасы 2 урынны яулады.

 Җиңүче командабыз Мактау грамотасы  белән бүләкләнде. Аларга алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез.

Гелюса Халилова.  


Нет комментариев