Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт белән яшь буын гына түгел, ә өлкәннәребез дә шөгыльләнсен өчен, сынап карарга булдым,- ди Айнур Фатыйхов

Балык Бистәсе районында спорт актив үсеш ала.

Сабан туенда район халкы һәм кунаклары өчен ГТО хәрби-спорт комплексының мобиль мәйданчыгы эшләде, анда теләгән һәркем нормативларны тапшыра алды. Мәсәлән, озынлыкка сикерү, куллар белән иелү, гер күтәрү каралган.
Чараны Балык Бистәсендә ГТО буенча куратор Айнур Фатыйхов оештырды.
-Мин ГТОны Сабантуй бәйрәмендә үткәрергә, кешеләрне ГТО хәрби-спорт комплексының барлыкка килүе турында күбрәк таныштыру өчен, спорт белән яшь буын гына түгел, ә өлкәннәребез дә шөгыльләнсен өчен, сынап карарга булдым. Барысы да югары дәрәҗәдә узды, ярдәм итүчеләргә рәхмәт!
- диде Айнур.

Мәликә Рәсүлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса