Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Котлы Бөкәш авылында көрәшче истәлегенә бәйге узды

Көрәш татар халкының гореф-гадәтләре арасында аерым урын алып тора.

  Котлы Бөкәш мәктәбендә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Илгиз Әкъмалетдинов истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Котлы Бөкәш, спорт мәктәбе, Балык Бистәсе агротехник көллияте, Юлсубино, Яңа Арыш, Урахча, Күгәрчен, Шомбыт, Масловка, Олы Елга, Лаеш районыннан килгән командалар көч сынаштылар.

Мондый ярышлар иганәчеләрсез барып чыкмас иде. Һәр елны шушы бәйгегә “Кама” кулланучылар җәмгыятенең җитәкчесе Раил Бариев, сыйныфташлары Айрат Сибгатуллин, Айрат Ибәтуллин, Иван Демидов, Ренат Юнусов, Илшат Усманов, Ирек Мәннанов зур булышлык күрсәтәләр.

Җанатарлар исә командалары өчен янып-көеп, үзләре көрәшкәндәй хис итеп утырдылар. Һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димибез, милли көрәшебезгә битарафлар гына булмасын иде. Һәр яшь малай кечкенә чагында көрәш, гомумән, спорт белән шөгыльләнергә тиеш, бу аның характерын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк. Шуны да әйтеп үтик, быел мәктәбебездән башлангычта укучы егетләребез дә катнаштылар. Шуларның барысы да призлы урыннар алдылар. Киләчәктә мәктәбебездә өметле алмашчылар үсә икән дип куанып утырдык.

Шулай ук спортта ныгыган, көрәштә үзләрен күрсәткән егетләребез дә бар.

Инде хөкемдарлар нәтиҗәсенә дә күз салыйк: Беренчелекне төрле үлчәү авырлыкларында Айзат Садыйков (Яңа Арыш),  Айназ Хисмәтов (спорт мәктәбе), Салават Вафин (Котлы Бөкәш), Гадел Бәширов (спорт мәктәбе), Фаил Зыятдинов Фаил (Котлы Бөкәш), Ирек Миннебаев (Юлсубино), Фирзәр Гыйниятов (Шомбыт), Исхак Саймәхмәдов (спорт мәктәбе), Тимур Ишмөхәмәтов (Масловка), Камил Локманов  (Яңа Арыш) алдылар.

Бәйгедә урын алучы баһадирларыбызга мактау кәгазьләре, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Егетләребезгә алга таба да уңышлар теләп калабыз.

 

Рузидә Гатауллина.

Котлы Бөкәш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса