Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең спорчыларыбыз янә җиңүләр яулап кайттылар

***

 Балык Бистәсе муниципаль районының балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче (өстәмә белем бирү педагоглары Г.Шәмсевәлиев һәм И. Гыйлемханов) Уракчы һәм Күгәрчен мәктәпләре укучылары (2006-2008, 2003-2005 елгы) яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында узган республика турнирында катнаштылар. 
44 килограмм авырлык категориясендә кызлар арасында 2 нче урынны Ралина Мөхәммәдиева (Уракчы мәктәбе, тренер И. Гыйлемханов), 3нче  урынны - Дилбәр Мифтахова (Күгәрчен мәктәбе, тренер Г.Шәмсевәлиев)алды. 57 килограммлы авырлык категориясендә Камилә Гарифуллина (Күгәрчен мәктәбе) 3 нче призер булды. 45 килограмм авырлык категориясендә Феликс Сидоров (Уракчы мәктәбе), 65 килограмм авырлык категориясендә Ранис Мингарипов, 71 килограмм авырлык категориясендә Әлфис, Хисмәтов, 75 килограмм авырлык категориясендә Рафис Хисмәтов (барысы да Күгәрчен мәктәбеннән) өченче урынны яуладылар. Спортчыларны һәм өстәмә белем бирү педагогларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса