Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең команда республикада икенче

 26-29 мартта Казан шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды.

Анда республикабыз шәһәр, районнарыннан 12 команда катнашты. Безнең районның Балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Равил Минниханов җитәкчелегендәге командасы бу мәртәбәле ярышта 2 урынны алды.

Балык Бистәсе гимназиясенең 10А сыйныф укучысы Ралина Галиуллина 202,5 килограмм күрсәткеч белән 43 кг. үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады. Бу уңышы аңа 1нче өлкәннәр разряды алырга мөмкинлек бирде. Агротехник техникум укучылары Роберт Шәрәфиев 53 килограм үлчәү авырлыгында- икенче (250 кг.), Руслан Бәдретдинов өченче (240кг.) урыннарны алып 3 нче өлкәннәр разряды нормаларын үтәделәр.

Балык Бистәсе гимназиясе укчылары Рәдиф Шәрәфиев 66 кг. үлчәү авырлыгында- өченче ( 290 кг. күрсәткеч белән), Йосыф Текин (53 кг.)- дүртенче ( 202,5 кг.), Илья Маямсин ( 66 кг.) бишенче (285 кг.) урыннарга чыктылар. Рәдиф белән Ильяга- беренче, Йосыфка икенче үсмерләр разряды бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X