Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Андрей Смолин: "Спорт кумирларым юк,әмма спортка тартучы кеше-физик культура буенча мәктәп укытучысы Юрий Егоров

Сәламәтлек безнең хезмәт куюыбызның төп нигезе булып тора.

  Дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә. Моны балыкбистәлеләр яхшы аңлыйлар, барлык юнәлешләрдә дә спорт актив үсеш ала. Бу турыда без бадминтон буенча тренер Андрей Владимирович Смолин  белән сөйләштек. 
- Андрей Владимирович, Сез кайда тудыгыз, югары белемне кайда алдыгыз һәм ни өчен тренер булырга уйладыгыз?  
- Мин Балык Бистәсе районында туып үстем.Биредә мәктәпне тәмамладым. Башта педагогия училищесын, аннан Казан дәүләт педагогия университетын тәмамладым.  Минем хезмәт юлым 2нче мәктәптән башланды, анда физик культура буенча укытучы булып эшләдем. Әмма вакыт узу белән тренер булуда күбрәк перспективалар барлыгын аңладым. Биредә мин балалар белән индивидуаль эшли алам, талантларны үстерәм, алар белән бергә нәтиҗәләргә ирешә алачагымны аңладым. Бадминтонны сайлавымның сәбәбе, районда спортның команда төрләре белән шөгыльләнү катлаулы булуында. Чөнки команда туплавы кыен.  Ә бадминтон өчен нибары ике уенчы кирәк.  Мин  спортның бу төрен сайлап оттым дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бадминтон спорт мәктәбендә генә түгел, гомумән районда күләмендә башка спорт төрләренә караганда алдынгы урыннарда тора.
-Сезгә эшегез ошыймы?
- Әйе, һичшиксез, миңа эшем ошый, ул миңа уңай эмоцияләр бирә. Мин әти-әниләр белән бергә балаларның җиңүләренә сөенеп яшим һәм катлаулы моментларда алар өчен борчылам.
-Бадминтонда уңышка ирешкән укучыларыгыз  турында сөйләгез әле?
- Хәзерге вакытта 15 яшькә кадәр үсмерләр арасында Татарстан һәм Россия Федерациясе җыелма командасына керүче Рушан Хабибуллин һәм Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән Җәмәл Сафинны билгеләп үтә алам. Алар башка балалар өчен үрнәк булып тора. Шулай ук, кече яшьтәге перспективалы балалар да бар. 
Миңа сәләтле балалар килә. Иң мөһиме-балаларда теләк булса, мин аларга үзем белгәннең барысын да җиткерәм дип  әйтә алам. 
- Сез үзегезне Балык Бистәсендә спортны алга алып баручы  һәм аңа ярдәм итә торган кешеләрнең берсе дип саныйсызмы? 
- Мин гомерем буе үзебезнең районда спортка, физик культурага багышлаган кешеләрнең берсе дип саныйм. Вакытында үзем дә катнашырга тырыштым һәм хәзер дә балаларны төрле спорт чараларына җәлеп итәм.
Өстәвенә, балаларга бадминтон ошый. Коронавирус  белән бәйле вәзгыятькә кадәр зурлар да җыела иде, бергәләп уйнадык, әйбәт булды. Тиздән без кабат җыелырбыз дип өметләнәм.
Шулай ук тиздән районыбызда «Бадминтон үзәге» булачак дип әйтә алам. Безнең уңышларыбызны Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе, район җитәкчеләре Илдар Таҗетдинов, Роман Исланов күрделәр. Алар «Дельфин» спорт комплексында безнең өчен  урын һәм мөмкинлекләр җитмәвен сизделәр. Район хакимияте һәм Татарстан Республикасында бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы ярдәме белән 2023 елга Бадминтон үзәген төзү планлаштырылган. 
- Үзегезнең спорт кумирларыгыз һәм сезне хәзер рухландыручылар турында сөйләгез әле?
- Спорт кумирларым юк, әмма спортка тартучы кеше-физик культура буенча мәктәп укытучысы Юрий Геннадьевич Егоров. Без аның белән Балык Бистәсенең 2нче мәктәбендә 12 ел буе бергә эшләдек. Ул шулай ук минем остазым һәм һәрчак минем башлангычларымны  хуплаган кеше булып калды.  
Хәзер мине үземнең укучыларым, аларның нәтиҗәләре һәм җиңүләре рухландыра.

Әңгәмәне Мәликә Рәсүлова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X