Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
БАШКОРТСТАНДА ХӘНИЯ ФӘРХИ БЕЛӘН ХУШЛАШТЫЛАР (ВИДЕО)
Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында хушлаштылар.
-
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи үлгән
57 яшендә яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи вафат булды. Хәния апа,урыныгыз оҗмахта булсын!
-
Айгөл Сагыйнбаева: «Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде»
Татар белән башкорт телләре бик охшаш булса да, башкорт кешесенә татарча сөйләшү кыен, дисәң дә була. Әмма искәрмә бар һәм ул - Айгөл Сагынбаева. Башкорт кызы туган телендә камил сөйләшә, кирәк икән - саф татарча да "җиббәрә".
-
Салаватның үзенең дә, хатынының да эше күп: кыяр җитешә, сарымсак уңган, кишер генә юк
Салават Фәтхетдинов хәләл җефете белән карлыган җыю күренешен видеога төшереп, инстаграмга элеп куйган. "Яңгыр явуның файдасы булды, карлыганнар өлгерде", - дип сөйли җырчы. Өйдә эш күп, кыяр, помидор җитешә, сарымсак уңды, кишер бик булмас, ахыры. "Халтуриш бит, сабагы белән җыясың"; "Фәтхетдиновлар - уңган халык"; "Бөтен нәрсәне акча хәл итә. Акчаң...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Сәяхәтебезнең максаты – улымны ял иттерү иде, әтисен югалтуны бик авыр кичерде»
Татар эстрадасының 80 процент вәкиле җәйге ялын Төркиядә уздырды. Барсына да ял ошаган, барысы да канәгать. Аеруча Илсөя Бәдретдинова. Диңгезгә ул улы белән барган. Рәхәтләнеп су коенып, кызынып, яңа концерт һәм уку сезонына көч җыеп кайтканнар.
-
Салават Фәтхетдинов быелгы концертында цирк күрсәтергә җыена?!
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җиң сызганып, ныклап торып яңа сезонга әзерләнә. Бу көннәрдә җырчының ау йортында (икенче катында студиясе бар - авт.) иртә-кич репетицияләр гөрли. Башка елларга ошамаган, бик үзенчәлекле программа көтелә, ди.
-
«Өченче баласы туганнан соң, үзе дә, сабые да үлде»
Аллаһы Тәгалә аңа бер нәрсәне дә жәлләмәгән: матурлыкны да, талантны да, сирәк очрый торган эчкерсезлекне дә, мактауга лаек зәвыкны да... 45 еллык эш стажы күп санлы концертлардан, Советлар Союзы буенча озын-озак гастрольләр, рәсми делегацияләр белән йөздән артык чит илгә йөрүләрдән торган.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Оятымнан үләм дип торам”
Бу көннәрдә җырчы Илсөя Бәдертдинова 14 яшьлек улы Нариман белән чит илдә ял итә. Алар ял итә торган арада, Илсөянең бер кызык язмасын тәкъдим итәбез. «Күптән түгел бер танышларымның бәбәе туды. Бүген өйгә алып кайттылар. Котлап шалтыраттым. "Исеме ничек соң?" дим. - …, - ди. - Ха-ай, бигрәк бәләкәй икә-ә-ән…...
-
Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә картада район буйлап сәяхәт кылдылар.
Район үзәк китапханәсендә "Карта буенча әдәби сәяхәт" исемендә музыкаль-әдәби кичә узды. Аны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методистлары оештырды һәм алып бардылар.
-
Балык Бистәсе авылы Солтанда шаулатканнар
Олы Солтан авылында сабантуй бәйрәме үткәрелүен хәбәр итте безгә авыл китапханәчесе Рамилә Сөнгатуллина.
-
Трой Урай авылында Сабантуе программасы кысаларында "Спорт көне"н бәйрәм итәчәкләр
23 июль көне Трой Урай авылында спорт бәйрәме үткәрергә планлаштыралар.Бәйрәм кысаларында төрле бәйгеләр, җыр- бию конкурслары оештырылачак.
-
Гүзәл Уразова тагын бәби көтә
Гүзәл Уразованың соңгы фотолары аның иҗатын сөючеләрне шикләндерә башлаган… Уразованы Инстаграмда күзәтеп баручылар Гүзәлнең соңгы арада түгәрәкләнеп китүенә игътибар итә. Менә бүген дә чираттагы фотосына «Йөклесең бугай» дип комментарийлар язганнар http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/12787-gүzәl-urazova-tagyin-bәbi-kөtәme?.html фото интернет чыганаклардан алынды.
-
Моннан 34 ел элек "Татарстан" радиосында чыгыш ясаган үзешчәннәр язмасын тәкъдим итәбез
Еллар аша җырлар кайта туган якка. Районыбыз үзенең күркәм юбилеен - 90 еллыгын билгеләп үткән елда, кабат тарих сәхифәләре барлана, үткәннәрнең тере шәһитләре белән очрашулар үткәрелә. Күптән түгел генә "Татарстан" радиосы фондында уникаль язмалар - моннан нәкъ 34 ел элек районыбыз үзешчәннәре башкарган җырлар табылды һәм эфирдан яңгырады. Төгәлрәк итеп...
-
Балык Бистәсе кызы, шагыйрә Дания Галәминең шигъри дәръясы-үзгә дөнья
Балык Бистәсе төбәге шагыйрьләргә бай төбәк. Исемнәре күңел түрендә ныклы урын алган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, җырлы шигырьләр остасы Мансур Шиһапов,Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясы лауреаты Роберт Әхмәтҗанов, нечкә хисле, югары зәвыклы шигъри әсәрләр иҗат итүче авылдашыбыз Вазыйх Фатыйхов исемнәре янәшәсендә янә бер исем шактый еллардан бирле янәшә куела....
-
Әсхәт Дөбер-Шатр Салават Миңнехановка: Эскәмиядәге сосиска кебек чәбәләнәсең!
Салават Миңнеханов фитнес салонда спорт белән шөгыльләнгән видеосын Инстаграмга урнаштырган. Әмма спорт өлкәсендәге казанышлары белән күпләргә мәгълүм Әсхәт Дөбер-Шатр коллегасына никтер түбән бәя куйган.