Моннан 34 ел элек "Татарстан" радиосында чыгыш ясаган үзешчәннәр язмасын тәкъдим итәбез
Еллар аша җырлар кайта туган якка. Районыбыз үзенең күркәм юбилеен - 90 еллыгын билгеләп үткән елда, кабат тарих сәхифәләре барлана, үткәннәрнең тере шәһитләре белән очрашулар үткәрелә. Күптән түгел генә "Татарстан" радиосы фондында уникаль язмалар - моннан нәкъ 34 ел элек районыбыз үзешчәннәре башкарган җырлар табылды һәм эфирдан яңгырады. Төгәлрәк итеп...
Еллар аша җырлар кайта туган якка.
Районыбыз үзенең күркәм юбилеен - 90 еллыгын билгеләп үткән елда, кабат тарих сәхифәләре барлана, үткәннәрнең тере шәһитләре белән очрашулар үткәрелә. Күптән түгел генә "Татарстан" радиосы фондында уникаль язмалар - моннан нәкъ 34 ел элек районыбыз үзешчәннәре башкарган җырлар табылды һәм эфирдан яңгырады. Төгәлрәк итеп әйткәндә, аларның күпчелеге (Күгәрчен авылыннан хатын-кызлар вокаль ансамбле, Миңниса Садыйкова һәм Зөлфия Шәфигуллина, Нәкыйп Мөхәрләмов башкарган язмалар) 1983 елның 1 июлендә Фоат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбльгә кушылып башкарылган була. Аларның тавышлары сакланып калу - үзе бер ядкәрь. Ирексездән, «Нинди заманалар булган бит, ә!» - дип уйлап куясың. Район үзешчән җырчыларын профессиональ оркестрга кушылып язганнар, радиодан тапшырганнар. Ул вакытта "Татарстан" радиосының бердәнбер һәм популяр булуын исәпкә алганда, язмаларның кыйммәте тагын да арта. Бүген, шөкер, татар телендә төрле радиоалар эшләп тора. Заманы да башка. Эфирда яңгыраган җырларның күбесе түләнгән булуы да беркемгә дә сер түгел.
Редакциядән: Әлеге тарихи табышны безгә барлап биргән якташыбыз, журналист Раил Сәдретдиновка зур рәхмәттә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев