Район үзәк китапханәсендә "Карта буенча әдәби сәяхәт" исемендә музыкаль-әдәби кичә узды. Аны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методистлары оештырды һәм алып бардылар.
Материалларны авыл китапханәчеләре белән берлектә әзерләгәннәр. Аларда авылның барлыкка килүе, атамаларына тарихи мәгълүматлар, авыл кешеләре белән булган төрле кызыклы вакыйгалар һәм легендалар урын алган. Шушы мәгълүматларга һәм фотоларга таянып методистлар район үзәге һәм барлык авыллар турында презентация ясаганнар. Аларда район авылларындагы матур өйләр, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, административ биналар, яңартылган чишмәләр, матур табигать күренешләре гәүдәләндерелде.
Китапханә залы чәчәкләр белән бизәлгән, туган як турында җырлар яңгырап тора. "Әдәби сквер"да ял итеп газета-журналлар,"әдәби чемодан"нан табышлар карап алып була. Ә "Әдәби чәйханә"дә чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Уку залында "Туган авылым илһамландыра" исемле район осталарының эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Кичәгә Казаннан, Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре дә килгәннәр иде.
Чарада катнашучыларны үзенең "сазлыгын" мактаучы "Сазлык иясе" каршылады. Ә алып баручылар барыбызны да туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чакырдылар. Әлеге чарада катнашучылар үз туган төбәкләренең гүзәллекләрен дистәләгән җырлар, шигырьләр, музыкалары аша җиткерделәр.
Бәйрәм концерты якташыбыз Вазыйх Фатыйхов сүзләренә иҗат ителгән "Балык Бистәм" җыры белән тәмамланды.
Һичшиксез, безнең яклар талантларга бай җирлек. Авылларыбыз төзекләнә, матурая. Алга таба да туган ягыбыз чәчәк атсын өчен үзара аңлашып, булганыбызны саклап, аны баетып яшәсәк иде.
Светлана Кутлина.
Нет комментариев