Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Минем тормышта Хәния Фәрхи кебек кабатлану башка булмаячак – Зифа Нагаева
Ул минем җырларымның данын арттырды, мин аның илһам чишмәсе булдым, - ди, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зифа Нагаева.
-
Вадим ЗАХАРОВ: “Гадилегем өчен яраталар”
Быел ямьле Питрау җыенында популяр җырчы, яраткан карендәшебез Вадим Захаровка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Башкарган җырлары тиз арада халык күңеленә үтеп кереп, хитка әйләнә Вадимның. Шул ук вакытта иманына, халкына һәм үз-үзенә тугры булуы, туган җирен яратуы һәм башкарган эшләре дә зур хөрмәткә лаек аның. Әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан,...
-
Фирдүс Тямаев: Клублар чакыру билетлары таратырга тиеш түгел
Мәдәният йорты, клуб директорлары, җырчының өлешенә кереп, чакыру билетлары өләшергә тиеш түгел. Җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде.
-
Гүзәл Əхмәтова: «Бала гына табыйм әле!..»
Гүзәл Əхмәтованы авырлы дип язган идек, хәзер йөклелек чорына 7 ай, 2 айдан - октябрь башында бәбие туачак дип фаразлый табиблар. - Бәбием бик актив, үземә охшаган бер дә тик тормый. Җыр куям да, шуңа бергә биибез. Авырлы булуыма карамастан, актив тормыш рәвеше алып барам. Əлеге вакытта да студиягә йөрим,...
-
Фирдүс Тямаев: «Нигә кирәк ул җырларның стилен үзгәртү? Ул бит малайдан кыз ясаган кебек килеп чыга»
Татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм аның күп җырларының авторы Сәкинә Хәйруллина журналистлар белән очрашты. Анда яңгыраган иң кызыклы сорауларга җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Зөлфия-Җәвит Шакировлар кабат кияү белән кәләш! (фото)
Татарстанның халык артистлары Зөлфия-Җәвит Шакировлар үзләренең энҗе туйларын билгеләп үтте. Алар бергә гаилә корганга 30 ел икән. Истәлекле датаны алар кабат кияү-кәләш кебек киенеп, язылышу форматында уздырды. Зөлфия Шакирова - ак туй күлмәгеннән, Җәвит - бәйрәм костюмыннан, түшенә чәчәк тә таккан. Чакырылган кунаклар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин, Азат һәм...
-
Продюсер Рифат Фәттахов судларга әзерләнә: "Безнең әле Филүс Каһиров белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән" (ВИДЕО)
Продюсер Рифат Фәттаховтан "дөрес татар эстрадасы" рецепты. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Рифат Фәттахов Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар белән ни өчен судлашырга җыенганы, теләсә кемнән популяр җырчы әзерләп буламы-юкмы икәнлеге, Илфак Шиһаповның идеяләре һәм татар эстрадасын хокук органнары тикшерә башлавы турында сөйләде. "Дәүләт сыйфатлы эстрада мисалын күрсәтергә тиеш" - Рифат, хәзер татар...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ)
2012 ел бугай. Сәүдә үзәгендә әңгәмә өчен күрешәбез. Илсөя ак итәк, зәңгәр җиңсез кофтадан, туп кебек тыгыз гәүдәле, күзләре ут янып торган хатын-кыз. Ул тормышларын сөйли, көлешә-көлешә урт сөяклары авыртып бетә. "Минме? Мин әле тиешенчә таза хатын түгел, Илфак хыялындагысына кадәр миңа ашыйсы ашыйсы әле", - ди. Тараканлы фатирлар да,...
-
Хәния Фәрхинең фатирында кунакта төшерелгән ВИДЕО
2012 елда телевидение журналистлары мәрхүмә Хәния Фәрхи фатирында кунакта булып, тапшыру эшләгән. Ул "Хозяин дома" дип атала. Яраткан җырчыбызны искә алып, еракта калган күңелле мизгелләрне искә төшереп алыйк: http://matbugat.ru/news/?id=19755
-
Фирдүс Тямаев: Җырчы провокацион, властька каршы җырлар җырламаса, шул җитә. Иң мөһиме – татарча җырласын
"Интертат" электрон газетасына блогында җырчы Фирдүс Тямаев татар телен саклап калуда җырчыларның роле; җырчыларның башка профессияләрдән нәрсәсе белән аерылып торуы; кайбер клуб җитәкчеләренең "җырчылар җилкәсендә" ни рәвешле бизнес ясаулары; мишәрлек темасын бары тик шаярту итеп кенә кабул итәргә кирәклеге турында белдерде. Җырчыларны урынсыз тәнкыйтьләргә кирәк түгел! Сәхнә кешесен гомер- гомергә...
-
Филүс Каһировның хатыны Эльмира: «Иремә ияреп йөрүем көнләшү белән бәйле түгел»
Күп кенә артистлар гастрольләргә ирләре яки хатыннары белән йөри. "Бер үзен җибәрергә курка, көнләшә икән", - дип уйлаучылар да бар андыйлар хакында. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны бу хакта нәрсә әйтер? - Беренчедән, Филүскә ияреп йөрүем көнләшү белән берничек тә бәйле түгел. Сүз дә юк, иҗат карьерасы, мөнәсәбәтләребез башланганда...
-
Бүген Балык Бистәсенә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кунакка килде(видео-2)
-
Ләйсән Мәхмүтова Элвин Грей турында: «Ничек туймый?!» (ФОТО)
Ләйсән Мәхмүтова Элвин Грей турында "Няшка", юк, алай түгел, "няяяяяшшшшккааа!!!!" ди. Үзенең Инстаграмында шулай язган җырчы. Гаҗәпләнүен дә яшерми (үзгәртмичә бирәбез): "Радикка гэжэплэнэм, гел елмая, кочагын ачып кочаклый, купме кеше куреп фоткатся итеп ничек туймый икэн , дип... Чонки куп артистлар , уземнэн белэм, уффффф тагын тошэргэ дип, чырайларын сытып,...
-
Булат Бәйрәмов 16 ел эшләгәннән соң "Татар радиосы"ннан китте
Матбугат.ру хәбәрчесенең: "Ник киттең?" - дигән соравына Булат Бәйрәмов радиоэфир белән саубуллашуы сәбәбен ике сүз белән әйтте: "Вакыты җитте" http://matbugat.ru/news/?id=19736 фото Prokazan.ru
-
Зөлфия-Җәвит Шакировлар: Ашаган ризыгызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечкенәме, кадерле булды
Зөлфия: - Тормышыбызны җиңелдән башламадык. Гаилә әле оешып кына килгәндә үк, бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Хәзер шул сынаулар өчен шөкер итәбез. Ул безгә гаиләнең нигезен ныгытырга ярдәм иткән икән. Ашаган ризыгызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечкенәме, кадерле булды. Ә хәзерге парлар тормышларын рәхәттән башлыйлар. Бөтен нәрсә...