Татарстанда куркыныч янгында хатын -кыз зыян күргән
Җәмгыять

Татарстанда куркыныч янгында хатын -кыз зыян күргән

Чаллыда 37/29нче йортта чыккан янгында 76 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

  • Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын 9нчы каттагы фатирда чыккан, аш бүлмәсендә җиһазлар һәм тарттырылган түшәмгә ут капкан. Янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче сүндергәннәр. Яну продуктлары белән агуланган хатын-кызны 2нче хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүченең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Янгынның сәбәбе ачыклана


Нет комментариев