Татарстан Рәисе  республика халкын Белем көне белән котлады
Җәмгыять

Татарстан Рәисе республика халкын Белем көне белән котлады

Котлау Татарстан Рәисенең рәсми порталында бастырылган

­– Белем көне – буыннарны уртак шатлыклы дулкынлану, бәхетле елмаюлар һәм якты өметләр белән берләштерүче бәйрәм белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез, – диелә мөрәҗәгатьтә.

 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан мәгариф системасы илдә алдынгылардан санала. Соңгы елларда республикада дистәләгән заманча мәктәпләр төзелде, яшь талантларга ярдәм итү һәм педагогның абруен күтәрү программалары эшли.

 

Бүген беренче сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле көн. Меңләгән яшь татарстанлы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы яңгыраячак.

Рәис укытучыларга һәм тәрбиячеләргә хезмәтләре, сабырлыклары һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

 


Нет комментариев