Шаулый урман , шаулый каен җилләр искәндә...
Җәмгыять

Шаулый урман , шаулый каен җилләр искәндә...

Балык Бистәсеннән 45 чакрым ераклыкта, урманнар һәм тынлык кочагында, районның мөһим табигать саклау учреждениеләренең берсе – урманчылык урнашкан.

 Монда кешеләрнең, урман байлыкларын саклау өчен көн саен җавап бирүче хезмәткәрләрнең никадәр зур түземлелек һәм җаваплылык таләп итә торган эш башкарулары аеруча нык сизелә.
«Балык Бистәсе» мәгълүмат үзәге журналистлары урманчы-җитәкче Тәҗмиев Нияз Марат улында кунакта булып, коллектив белән таныштылар.
 

Урман хәзинәсеннән – әзер продукциягә

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында сәнәгать тормышы гөрли. Безне ике төп цех – такта яру һәм утын кисү цехлары буйлап йөрттеләр. Процессларның тулысынча автоматлаштырылуы зур тәэсир калдырды. Менә гадәти бүрәнәдән пөхтә итеп өелгән төрле сортлы такталар барлыкка килә.  Ә янәшәдә коры каен утыны оеп куелган.

Агач әзерләүне заманча техника башкара

Такта яру цехында – эшенең чын остасы Илнар Гатауллин хезмәт куя. Бер сменага ул 5–6 кубометр агачны тактага әйләндерә.
 Ләкин иң кызыклысы утын цехында булды. Осталар Альберт Киямов һәм Хәмит Сунгатуллин җитәкчелегендә машина диярлек барысын да үзе башкара: бүрәнәне кабул итә, аны  кисә һәм шунда ук утынга яра.

Урман  хәзинәсеннән  – әзер  продукциягә

 Алар процессны кнопкага басып кына контрольдә тоталар, продукциянең ахыргы күләмен көйлиләр. Аннары әзер утынны транспортер җыю урынына алып китә. Сәгатенә 6 кубометр утын чыгарыла.   

Технологияләр ярдәмендә – киләчәккә

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Илназ Әхмәтханов урман хуҗалыгында цифрлаштыруның өстенлекләре турында сөйләде:

Технологияләр ярдәмендә – киләчәккә
–Цифрлаштыру тормышыбызның барлык өлкәләрен, шул исәптән урман хуҗалыгын да колачлый. Заманча технологияләр урман ресурслары белән идарә итүне яхшыртырга, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә, куркынычсызлыкны көчәйтергә һәм экологик контрольне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Процессларны автоматлаштыру гадәти бурычларны үтәүгә вакытны кыскарта һәм белгечләргә урманнар белән идарә итүнең катлаулырак стратегик мәсьәләләренә игътибарны тупларга мөмкинлек бирә.
 Ресурсларны цифрлы исәпкә алу, агач әзерләүне һәм логистиканы төгәл планлаштыру югалтуларны киметә һәм чыгымнарны оптимальләштерә.
– Спутниктан төшерелгән сурәтләр, дроннар һәм датчиклар урман фондының торышын даими контрольдә тота, законсыз кисүләрне, авырулар һәм корткычлар учакларын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. Заманча технологияләр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итә: урман кисүләргә контрольне ныгыта, урман янгыннарын булдырмый калырга һәм тиз арада аларга җавап бирергә ярдәм итә.

 

Агач әзерләүне заманча техника башкара
 

Агач әзерләүне заманча техника башкара

Николай Яковлев Балык Бистәсе агротехник техникумын тәмамлаган. 2017 елдан ул агач әзерләү техникасы операторы булып эшли. Аның югары технологияле үзйөрешле «Харвестер» машинасы агач әзерләгәндә берьюлы агач аудару, ботак кисү операцияләрен башкара. Әгәр 5 кешелек бригада сменага 30-40 кубометр агач әзерләсә, бу машина көненә  100 кубометр бирә. Рамазан Гыймаев урман ташуда машина йөртүче булып эшли.


Минем язмышым – минем һөнәрем

Рәисә Мәхмүт кызы Хәмзина Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 1990 елда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы буенча Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына эшкә җибәрелә. 

Минем язмышым – минем һөнәрем
Хезмәт эшчәнлеген бухгалтер вазифасында башлый, аннары икътисадчы, баш икътисадчы булып эшли. Югары белем алганнан соң, аңа урман һәм урман-парк хуҗалыгы инженеры квалификациясе бирелә.
 Хәзерге вакытта урманнан файдалану инженеры булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган урманчысы исемен йөртә, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы «Минем язмышым минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче итеп табыла.

Төп бурыч – урманнарны янгыннан саклау

Урманчылыкта урман сагының турыдан-туры номеры булган янгын каравылчысы бар. Теләсә кайсы кеше янгын турында хәбәр итү өчен бу номер буенча шалтырата ала. Янгын булган очракта, каравылчы янгынны сүндерү өчен кичекмәстән 2 тонна су сыйдырышлы махсус трактор белән чыга. Каравылчы янгын куркынычы булган чорда тәүлек буе кизү тора. Шуны әйтергә кирәк, урманнарда янгыннарның 20 ел булганы юк. 
 


Нет комментариев