Балык Бистәсе районында җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә. «Теплоэнергосервис» МУП белгечләре җиһазларны тикшерәләр, җылылык челтәрләренә опрессовка үткәрәләр һәм котельныйларны эш башларга әзерлиләр.
Оешма директоры Альберт Мифтахов йортларда һәм социаль объектларда кайчан җылы булачагы һәм аның тоткарлану ихтималы бармы икәнлеге турында сөйләде.
Көз акрынлап үз хокукларын ала, димәк, җылыту сезоны да ерак түгел. «Балык Бистәсе» мәгълүмат үзәге журналистлары районның салкыннарга ни дәрәҗәдә әзер булуын белештеләр. Бүгенге көндә «Теплоэнергосервис» МУП 12 котельныйга хезмәт күрсәтә. Алар күпфатирлы йортларны, шулай ук социаль объектларны – балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм мәдәният учреждениеләрен җылы белән тәэмин итә. Әзерлек эшләренең зур өлеше инде тәмамланган. Хәзер күпфатирлы йортларда гына опрессовка узасы калды, моның турында идарәче компания кисәтергә һәм игъланнар эләргә тиеш.
– Бу кешеләрнең барысы да өйдә булулары, авария була калса, су басуга юл куймас өчен эшләнә, – дип сөйләде оператор-төзәтүче Фәрит Муллин.
– Котельныйларны әзерләүдә һәм хезмәт күрсәтүдә 10 оператор, мастер һәм участок начальнигы катнаша. Белгечләр шулай ук насос җиһазларын тикшерделәр. Кирәкле детальләрне алыштырдылар, механизмнарны тикшереп майладылар.
«Теплоэнергосервис» МУП җылыту сезонына әзерлекне тәмамлады дисәк тә була. Аның башлануы һава шартларына бәйле булачак. уртача тәүлеклек һава температурасы +8 °C һәм аннан түбәнрәк биш көн дәвамында сакланганда җылы бирә башлаячакбыз – диде Альберт Мифтахов.
Шулай итеп, Балык Бистәсе районы җылыту сезонына тулы әзерлектә керә – кирәкле температура режимын гына көтәсе кала.
Нет комментариев