Бүген Татарстанда яңгырсыз җылы hава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда яңгырсыз җылы hава торышы булачак

Якшәмбе, 18 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Синоптиклар явым-төшемнәр фаразламый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

  • Төнлә һава температурасы +3...+8 градус тәшкил итәчәк. Көньяк һәм көнбатыш районнарның кайбер урыннарында +12 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Нет комментариев