Бүген Республикада  яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава көтелә, яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарда томан саклана. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгырлар көтелә. Шулай ук боз явуы да ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – 17 метрга кадәр).

Татарстанда һава көндез +13..+18 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +15..+17 градуска кадәр, республиканың көньягында +22, көнчыгышында +23 градуска кадәр).

 


Нет комментариев