3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне.
Бу көнне без 2004 елның 1–3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булучыларны искә алабыз.
Балык Бистәсе халкы да «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылып, терроризмга каршы бердәм булуларын белдерделәр.
22 ел элек Бесландагы 1нче мәктәпне террорчылар басып, нигездә, башлангыч сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын тоткынлыкка алган.
Алар өч көн бер тамчы су да эчми, тоткынлыкта торалар. Әлеге куркыныч афәт 330 дан артык кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән. Бу фаҗига Россиянең хәзерге тарихының иң куркыныч битләренең берсенә әверелде.
Акциядә катнашучылар һәлак булганнарны искә алдылар һәм символик рәвештә чәчәкләргә, үсемлекләргә сибү өчен су җыйдылар.
«Тормыш тамчысы» акциясе кеше гомеренең тормышта төп кыйммәтләр булып калырга тиешлеген искә төшерә.
Нет комментариев