Балык Бистәсе районының “Йолдызчык” ансамбле җиңү белән кайтты
Бу безнең генә җиңү түгел, бу авылдашларның да зур җиңүе , - дип белдерде Казаклар Чаллысының фольклор коллективы җитәкчесе Сергей Новиков
Казанда XI россиякүләм “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” бәйгесе җиңүчеләре 2 февраль көнне билгеле булды.
Керәшен җырларын башкаручылар арасында Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова гран-прига лаек дип табылды. Икенче гран-при Балык Бистәсе районы “Йолдызчык” фольклор коллективына тапшырылды.
Казаклар Чаллысы авылының “Йолдызчык” ансамбле җитәкчесе Сергей Новиков: “Бу җиңүебезгә без бик шат. Җиңүчеләр булырбыз дип ышанмаган да идек. Бөтен халкыбызга, авылдашларыбызга зур бүләк булды “Туым Жондозы”ндагы чыгышыбыз. Бу безнең генә җиңү түгел, бу авылдашларның да зур җиңүе”, - дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа