Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нурия Шакирова, Шомырбаш авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин Алан-Полян авылында яшәүче Антонина Дмитриевна Офицерованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Нет комментариев