Балтач авылында тыл хезмәтчәне Мостафина Нурлыбанат Хөсәен кызын 94 яше белән котладылар.
Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова юбилярга исәнлек-саулык, җегәрлек, иминлек һәм гаилә җылысы теләп, җылы теләкләр белән килде. Нурлыбанат Хөсәен кызына рәхмәт сүзләре, тынычлык, игелек һәм озын гомер теләкләре яңгырады. Кунаклар аның янәшәсендә һәрвакыт туганнары һәм якыннары булуын, ә һәр көннең шатлык һәм җылылык китерүен теләделәр.
Нет комментариев