Соңгы елларда Рамазан Кабировны әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшләүче буларак республикакүләм әдәбиятчылар да танырга мәҗбүрләр.
Аның язучыларга , аларның әсәрләрен әдәби анализлауга багышланган шактый саллы-салы язмалары республика матбугатында даими басылып киләләр. Район газетасын укучылар да аның язмаларын сусап көтеп алалар. Теле әдәби, шома, төзек журналист буларак беләләр аны. Күптән түгел генә Татарстан Журналистлар берлегенә хуплап кабул ителде ул. Гомер бәйрәмен билгеләп үткән бу көннәрдә Рамазан Кабиров район башлыгының Рәхмәт Хатына лаек булды. Сөенеч янәшәсенә куаныч дигәндәй, "Авыл офыклары" редакциясе Кадыйр Сибгатуллин премиясен быел аңа бирергә дигән карарга килде. Афәрин! Аның киләчәккә искиткеч матур уй-планнары бар әле.Каләмдәшебезгә аларын да тормышка ашырырга язсын дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев