Бүген, 17 июньдә, Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак.
Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 16 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә 6 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атна уртасыннан Татарстанда эссе һава торышы урнашачагын әйтте, дип яза Татар-информ.
Нет комментариев