Тәрәзәләрне, пәрдәләрне юар вакыт җитте.
Тәрәзәләрне өч чәй кашыгы суга җиде чәй кашыгы глицерин һәм берничә тамчы нашатырь спирты салып, кәгазь салфеткаларны шул катнашмага манып чистартыгыз. 1 литр суга бер аш кашыгы крахмал салып та юарга була. Бу эшне болытлы көндә башкарсагыз яхшырак. Суның температурасы 35-40 градустан артмасын. Пыялаларның эчке ягын – вертикаль, тышкы ягын горизонталь буенча сөртегез.
Пәрдәдә тузан яхшылап юылсын өчен, иң элек аны ике сәгать тозлы суда тотыгыз (ун литр суга 250 гр тоз). Аннары кер порошогы салып юыгыз.
Фото: pixabay.com
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/trzlrne-prdlrne-nichek-dres-yuarga
Нет комментариев