Мин Нурулла Гарифның иҗаты, тарихи казанышлары белән инде күп еллардан бирле танышып барам, еш кына аралашып торабыз.
Мулла кушкан исеменнән кала ”Тере тарих” аты да бар икәнен беләм. Гаҗәеп бай күңелле, әтрәфле, ярдәмчел җанлы, бик тә тырыш асыл якташларыбызның берсе ул. Аның белән сөйләшеп утыру - тарихыбызның Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына сәяхәтнамә, үткәнебезне уч төбенә салып күзаллау, әби-бабаларыбызның рухын барлау,буыннарга вәсыятнамәне искәртү дә. 49 тарихи китап авторы булган олуг затыбызның инде үзе турында бер саллы гына китап язарга булыр иде. Милләт язмышын үзенеке санаган Нуруллага нинди генә сынаулар узарга туры килмәде. Милләт чакыру салганда иң беренче сафларда ул атлады. Тарих дөреслеге хакына түрәләр белән бәхәскә кергән чаклары аз булмады. Хаклык өчен язылганнары өчен суд юлларын да аз таптамады Нуруллабыз. Тик шунысы мәртәбәле, куанычлы - ул алардан горур баш, җиңү белән чыкты.
- Милләтнең төп саклану, таяну нокталары: дин, тел һәм гореф-гадәтләр. Болар барысы да вакыт аралыгында чарланган, ныгыган. Без ул вакыт арасын тарих дибез. Менә шул яшәешен һәрчак истә тотмаса, халыкның рухи ныклыгы кими. Телгә, дингә һәм гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте үзгәрә. Шул сәбәпле, халыкның милләт буларак яшәеше зәгыйфьләнә һәм ул юкка чыгуга таба юл ала.Бүгенге көндә элекке чордагы кебек үз эчеңә бикләнеп кенә милләтне саклап булмый. Татарча сөйләшкән өчен авызыңа сукмыйлар, намаз укыган өчен артыңа типмиләр... Балаларыбыз – үзебезнеке. Өмет бары милли җанлы, үз балаларын үз калыпларында калдырырга теләүче ата-аналарда гына, - ди ул. Нурулла үзенең балаларын, инде бүген өч оныгын шундый әхлакый мохиттә тәрбия кылырга тырыша.
Гомере буена физика укытучысы булып эшләгән якташыбызның һәр буш минутын тарихи эзләнүләргә багышлавы үзе бер каһарманлык үрнәге! Каникул вакытларында экспедицияләргә ашыгуы, алардан яңадан-яңа тарихи археологик табышлар белән кайтуы, китапларын аяк өстендә язуы - аның иҗади үҗәтлегенә югары бәяләмә. Ул республикабызның барлык районнарында археологик эзләнүләрдә булган. Чит төбәкләрдә калдырган тарихи эзләре кайтып-кайтып өйрәнерлек.
Нурулла Гариф сүзләренчә, археологлар аз булганга һәм борынгы авыл-кала урыннары мәдәни мирас исемлегенә кертелмәгәнгә, еллар узган саен татар тарихына караган мәгълүматлар юкка чыга бара. Казаннан Алабугага кадәр 400 ләп борынгы татар авыллары булу мөмкинлеге бар, ди тарихчы.
Шуңа күрәдер тарихчы Нурулла Гариф җир кардан ачылып, сөрү эшләренә керешелгәч аның өчен «урак өсте» башлана. Ул борынгы татар авыллары, шәһәрләре булган урыннарны өйрәнә. Тарихи экспонатлар таба, аларны барлап терки.
– Мин хәзер аның методикасын уйлап таптым. Хәзерге авыллар гадәттә су буенда. Ә борынгы авыллар чишмәле елгаларның тау башында утырганнар. Чишмә булса, һичшиксез, анда авыл урынын табасың. Моннан 200 ел элек чыгарылган харита бар миндә. Анда да күп кенә елгалар да күрсәтелгән. Хәзер алар башка атамада йөриләр. Элекке атамалар белән чагыштырсаң, авыл урыннары анда чагылыш таба. Мәсәлән, Кирәмәт елгасы. Ул шул ук зират инде. Авыл юкка чыга, ул урынны бик хәтерләмиләр, ә зират урынын хәтерлиләр. Чөнки авыл халкы курка, зиратны изгеләштерә. Мин безнең төбәктә генә 25 зират беләм. Алар ташландык инде. Кайсы болында калган, кайсы сөрелә, - дип ачынып сөйли ул.
Нурулла күптән түгел генә, лаеклы ялга чыккач,төп нигезенә бөтенләйгә дип кайтып төште. Әти-бабасы нигезенә. Хәер, ул нигезен ташламады да. Бианасы яшәгән йортка атна саен диярлек кайтып йөрде. Аннан ир-ат кеше үз гомерендә йорт салып керергә тиеш дигән язылмаган тормыш канунына буйсынган мәлдә бабасы Шәрәфетдин бай йорты белән янәшәдә яңа йорт салырга алынды. Нигезеннән түбәсенә кадәр үз куллары белән эшләде барысын. Бер булганнан бар да була бит ул. Бүген күз явын алырлык ике катлы матур йортта яшәп ята аларның гаиләләре. Өч оныгы белән кызы, кияү еш кунак булалар әлеге нигездә. Соңгы елларда хәрәкәттән мәхрүм булган, һәрьяклы ярдәмгә мохтаҗ биана кешене дә бер минутка да кадер-хөрмәттән аермыйча үзләре янәшәсендә тәрбиялиләр. Йорт эчтән бик зур күренә, шулай да хуҗа кеше үзенең иҗат бүлмәсен булдырырга теләгән булса кирәк, узган ел янәдән янкорма төзеп куйган. Монда ул баш калкытмый иҗат кыла. Баш калкытмый диюем юктан түгел, соңгы елларда айга берәр китап чыгарган очраклар да еш кабатланды. Быел гына әбисенең туган авылы булган Югары Кыерлы (Мамадыш районы) авылы тарихына багышлап кына да өч китап чыгарырга өлгергән. Бүгенге көндә бик саллы китап өстендә эшли ул. Алтынчы елы киткән.
- Бик кызыклы китап булыр дип уйлыйм. Анда әле беркайда, бер генә чыганакта да искә, телгә алынмаган тарихи ачышлар, яңалыклар бик күп булачак.Меңнән артык экспонат кына тупладым. Соңгы биш-алты елдагы эзләнүләрем нәтиҗәсендә генә дә районыбызның моңарчы халык белмәгән Алтын Урда, Болгар чорындагы 20 гә якын авылы,12 зират урыны ачыкланды. Шомбыт авылы урыннында гына ике татар авылы булган. Әйтик, Би йорт (хәзерге Сатлыган) авылының тарихы унберенче гасырларга барып тоташа. Без бу урында “Иван” тамгалы, Петр I, Пугачев бунты чорындагы акчалар таптык. Мин һәр табылган урынның мәйданын, зиратын билгелим. Харитасын сызам, аңлатма бирәм. Алар барысы да китапта булачак. Шәһәр таптык. Анда утызлап Алтын Урда акчасы гына табылды. Араларында Үзбәк хан, Гөлстан акчалары да бар. Мин үзем белән археологларны алып килдем. Алар: «Без монда казый алмыйбыз, башта бу урынны мәдәни мирас исемлегенә кертергә кирәк, аннары гына эшкә тотына алабыз», диделәр. Килгәч шаккаттылар. Алтын Урда чоры тимер коелмалары, казаннар, йозаклар, ук очлары – ниләр генә юк анда. Өйрәнүче кеше юк. Бу урыннарны мәдәни мирас исемлегенә кем кертергә, артыннан кем йөрергә тиеш икәнлеге дә билгеле түгел, - ди Нурулла яңа җыелып килгән китабы турында сүз чыккач.
Ул китап чыгаруда, чыганаклар туплауда, архивлар белән эшләүдә республика, районыбызның дистәләгән тарихчыларына беренче булышучы да бит әле. Күп кенә тарихи китаплар чыгарырга өлгергән якташларыбыз - Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Илфар Габдрахманов, бүгенге көндә лаеклы ялда иҗат кылучы ветеран тарихчы Рәмзил Гыйлемханов та аны остазлары итеп саныйлар, һәрвакыт рәхмәт сүзләрендә телгә алалар.
Нурулла безне бабасының ике катлы йортына урнашкан шәхси музеена дәшеп алды.Репрессияләнгән хуҗаларыннан тартып алынган вакытлардан соң ни генә күрмәгән бу йорт. Төрмә ролен дә үтәгән, сорау алу урыны да булган. Ташларына уеп язылган сүзләр тарихи йомгакларның шактый серләре хакында сөйлиләр.
- Репрессия вакыйгалары әтием ягыннан да, әнием ягыннан да барча әби-бабаларым, туганнарым аша узган. Безнең ярты нәселне Себердә юкка чыгарганнар. Бабайның энесенең хатыны Әминә апай. Аларның 3 кызлары, уллары куылган җирдә үлеп кала... Әбинең сеңелләре дә сөргендә булган. Абыйсын Алабуга төрмәсендә атып үтерәләр...
Әби белән бабамның унбер баласы була. Балаларының олыракларын «кулак балалары» дип төрле якка сөрәләр. Бер уллары Донбасста шахтада, икенчесе Себердә урман эшендә дөнья куя. Күбесенең язмышын да белмибез инде...
Әнием туганнарында да шундый ук язмышлар. Әбием миңа бу вакыйгаларны кечкенә чагымда ук сөйли иде. Әти дә, талап алынган киемнәрен күрше малайлары киеп йөрүе турында сөйләгәч, мин бик аптыраган идем. Болар барысы да, кечкенә чагымнан ук, күңелгә уелып калган.
Фәнни хезмәтемне Казан ханлыгы төзелеше буенча якладым. Репрессия чорлары һәрчак күңелдә торды. 30 еллап элек мин бу турыда истәлекләр җыярга дип бер талпынган идем инде. Ниһаять бу темага өч китабымны бастырып чыгару бәхетенә ирешә алдым, - ди Нурулла.
Без кайчандыр тартып алынган бабасының ике катлы таш йортына юнәләбез. Биредә тупланган искитмәле тарихи байлыкны күреп шаккатасың?! Беренче катта урнашкан туку станогын эшләтерлек дәрәҗәгә китергән ул. Бүген дисәң бүген, үз кулларың белән киндер тукыма, паласлар сугып карый аласың. Шүреләре үз нәсел тамгалары белән. Үзе сабый чакта тирбәлеп үскән бишек икенче катның дәрәҗәле урынында. Таш гасырдан, Алтын Урда, Пугачев бунты чорларыннан кылычлар,1908 елгы градусник, алты аяклы кровать, 147 ел элек эшләнгән байлар шкафы, берничә дистәләгән үтүк, самавыр, лампа - үткән тарихыбызның ядкарьләреннән ни генә юк биредә. Яңа йортының икенче катында исә Совет чоры экспонатларын тупларга уйлый Нурулла. Кадерен белгәнгәдер инде, табылдыкларны, сакланганнарны еш китерәләр икән үзенә. ”Әллә кайлардан киләләр”, - ди ул.
Бу очрашуыбызда Нурулла янә тагын бер ягы белән ачылды. Ул хәзер ташлар кою,язу белән шөгыльләнә башлаган. Моның өчен махсус эш өстәле булдырган.Истәлек ташын ике яклап бизи ул. Һәр ташта корьән сүрәләреннән, акыл ияләре, суфыйларның тәрбияви сүзләреннән берничә җөмлә урын алган. Алар һәрбер ташта төрлечә, бер-берләрен кабатламыйлар. Кыска гына вакыт эчендә инде шундый ун таш эшләп изге тарихи урыннарга урнаштырырга өлгергән. Милләт өчен янып йөргән, тарихта үзенең матур эзен калдыра алган ачы язмышлы милләтпәрвәребез, милли каһарманыбыз Бәхтияр Канкаевка багышланган истәлек ташы әле шушы көннәрдә генә Биектау авылының ”Бәхтияр тавы”нда урын алган. Шундый ук истәлек ташы Мамадыш авылының Ташлык авылына Бәхтияр гаскәр туплаган тауга да куелды. Монысы аның кулы белән ясалганы - унынчысы.
-Кайда халык өчен изге гамәлләр кылына, күмәк эшләр башкарыла, шунда Нурулланы күрергә мөмкин, - диләр авылдашлары. Инде икенче елын эшмәкәр авылдашы Тәлгать Мотыйгуллин янәшәсендә чишмә яңартуда янып-көеп йөри. Һәр көненең берничә сәгате биредә уза. Авыл үзәгеннән чишмәгә чаклы 200 метрда юл күтәртелгән. Белмим, монда ничәшәр дистәләгән машина ком,таш кына китмәгәндер? Суга килүчегә чишмә янәшәсенә үк машина белән төшү мөмкинлеге тудырганнар. Аннан табигать хозурлыгында ял итеп китәм дигән кешегә бик матур беседка, инеш күпере эшләп куелган.Су анализы ясалган. Бу урыннан җиләк, гөмбә җыючыларга да сукмак барлыкка килгән. Кыскасы, тиздән авылдашлары, кайткан кунаклар өчен тагын бер матур почмак барлыкка киләчәк. Сөенечен күрсәгез иде Нурулланың.
- Тәлгать абый сымак изге күңелле кешеләр йөз елга бер тапкыр гына туадыр. Ихласлыкта кылынучы дөньяви гамәлләре белән байларыбызга үрнәк өлге булып тора ул, - ди Нурулла халык терәге булган авылдашына дан җырлап. Иш-ишен, акылы булган теләктәшен таба, ди халык әйтеме. Нурулланың янәшәсендә күбрәк милләтпәрвәр, намуслы, кешелекле затларны күбрәк күрәм. Күрәсең, үзе дә шундыйларга ешрак сыенырга тырыша.
Авыл урамнары буйлап атлыйбыз. Һәркем аның белән зурлап исәнләшә, хәл-әхвәлен сораша. Янәшәсендә озаклап сөйләшергә теләүчеләр, яңалыклары белән кызыксынучылар да очраштыргалап тора. Шулай булмыйни, ул бит авылының, районның, республикабызның да олуг тарихчысы! Татар милләтенең, аның үткәненең, бүгенгесенең тере тарихы.
Нет комментариев