Слива белән әстерхан чикләвегеннән кайнатма әзерләү ЫСУЛЫ
Җәмгыять

Слива белән әстерхан чикләвегеннән кайнатма әзерләү ЫСУЛЫ

Моның өчен 1,5 кг слива, 1,5 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 500 гр йөзем (азрак та ярый), 250 гр әстерхан чикләвеге кирәк.

Чикләвекне вак итеп турыйбыз. Слива белән әфлисунны юабыз, беренчесенең төшләрен алабыз. Әфлисунны кабыгы белән бергә ит тарткыч аша чыгарабыз. Эмаль кәстрүлгә слива, йөзем, әфлисунны һәм шикәр комын кушып, сүрән утка 1,5 сәгатькә пешерергә куябыз. Масса куергач, чикләвек кушабыз да тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-07-36-55/item/23753-sliva-belәn-әsterhan-chiklәvegennәn-kaynatma-әzerlәү-yisulyi.html

фото интернет чыганаклардан.


Нет комментариев