"Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, - ди Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповлар
Җәмгыять

"Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, - ди Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповлар

Авыл халкы элек-электән мал-туар асрап, бакчага җиләк-җимеш, яшелчәсен утыртып эшләп яшәгән. Бүген дә элеккеге традициягә тугры калып яши халык. Эше барның ашы бар, диләр. Ничек кенә зарлансак та, тормышлар мул. Бу муллыкның нигезендә хезмәт ята, билгеле. “Хезмәте күп инде. Мал асрасаң барыбер файдасы бар. Тегесен аласың, монысын аласың, сөттән дә көн саен акча кереме бара бит. Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, - ди Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповларның гаилә башлыгы Фәнис абый.

Шәриповларның гаилә коруларына 27 ел, өч бала үстерәләр. Кызлары кияүдә Казанда яши, олы уллары Рәдис авылны үз итеп, яшәү ямен табып биредә калган. Әтисенең зур терәге, ярдәмчесе. Тик утырырга яратмый, буш вакытын әрәм итми. Күгәрчен авылы янәшәсендә урнашкан ит комбинатында да эшли әле ул. Аның тырыш хезмәтен күреп шушы көннәрдә Мактау кәгазе белән бүләкләгәннәр. Кече уллары мәктәптә укый. 
Әлеге уңган гаиләнең йорт-куралары төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип. Тырышлыклары әллә каян күренеп тора. “Авылда яшәп мал-туар асрамыйча булмый, дип уйлыйм, без шуңа күнеккән. Колхозда 16 ел сыер саудым. Хәзер өйдә дә эш җитәрлек. Хезмәттән курыкмыйбыз. Иртәнге бишенче яртыда торабыз, кичен тугызда ятабыз”,–ди Гөлфия апа. Ул бүгенге көндә  “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятендә эшли. 
Шәхси хуҗалыкта да, үзе әйткәнчә, эш җитәрлек. Йортлары янәшәсендәге бакчада маллар өчен 18 сутый җирдә чөгендерен, 10 сутыйда кабагын үстерәләр. Электән өчәр-дүртәр сыер асрап яшәгән әлеге гаиләгә дәүләт ярдәме - субсидия алырга насыйп була.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Гөлназ ЗАРИПОВА.


Нет комментариев