Татарстан Президенты кичә Мамадыштан соң Балык Бистәсе районына килде.
Эш сәфәре кысаларында Президент Балык Бистәсендәге "Йолдыз" балалар бакчасында булган. Бакчада тәрбияләнүче сабыйларның концерт куйган чагын фотога төшереп, Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләргә дә элгән.
80 балага исәпләнгән әлеге бакча 2015 елда төзелгән. Президент Балык Бистәсендә 2015 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2016 елга бурычларга багышланган район Советының киңәйтелгән утырышында да катнаша.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54411
Гөлназ Зарипова фотолары.
Нет комментариев