Һәр ел саен июльнең икенче якшәмбесе Россия почтасы көне буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге күркәм дата 9 нчы июльгә туры килде. 1994 нче елга кадәр әлеге бәйрәм бөтенләй дә гамәлдә булмый әле. Ә бүгенгесе көндә бу бәйрәмне почта хезмәткәрләре дә "безнең көн", - диеп, горурланып әйтергә хокуклы.
Тормышыбызга интернет ныграк үтеп кергән заманда элемтә бүлеге хезмәткәрләренең эше берникадәр дәрәҗәдә арткы пландарак кала бирә кебек. Виртуаль дөньяда аралашу, интернет киңлекләрендә электрон хезмәтләрдән файдалану элемтә бүлегенең эшчәнлегенә тәэсир итсә дә, авыл җирлеген элемтә бүлегеннән, тере, җанлы аралашулардан башка һич күз алдына китереп булмый. Сер түгел, интернет белән дус, компьютер белән яхшы идарә итә белүчеләрнең күпчелеге дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, акча күчерү, газета-журналларга язылу өчен нәкъ тә менә элемтә бүлегенә килә. Сирәк -мирәк булса да, конвертларга салып, хатлар яисә открытка юллаучылар да табылып тора әле. Посылкалар кабул итү яисә җибәрүчеләр дә юк түгел арабызда. Нәкъ тә менә бу өлкәдә элемтә бүлеге үз дәрәҗәсен югалтмас, халыкка кирәк булып, шактый еллар яшәр кебек. Әле без үскән елларда почта хезмәткәрләре һәрбер йортта көтеп алынган кунакларның берсе иде. Кочак-кочак газета-журнал китереп, күптән көтелгән хат тапшырып, йортка шатлык, күңелгә рәхәтлек өстәп йөрүче изге бер зат кебек иде. Дәһшәтле сугыш елларында да һәрбер йортта, һәрбер окопта, землянкада хат ташучыны "дүрт күз" белән көтеп алганнар. Яңгыры-карына, көн кызуына, дошман пуляларының баш очыннан сызгырып очып йөрүенә карамастан, хат ташучы өчпомаклы хатларны тиз арада ияләренә ирештерергә ашыккан.
Тарих битләренә күз салсак, элемтә хезмәте арадашчы ролендә Борынгы Римда барлыкка килә. Аңа нигез салучы дип персия патшасы Дарийның җирлегендәге башлык Кир исәпләнә. Кешеләрнең бер-берсеннән хәбәр алу яисә хәбәр ирештерү ихтыяҗы борынгы гасырларда ук булган. Моның өчен алар ни генә кулланмаганнар, учак төтене, барабан кагу дисеңме. Тора-бара кабиләләр арасында махсус хәбәр йөртүчеләр барлыкка килгән. Соңыннан, язу барлыкка килгәч, кабиләләр төрле язулар аша аралашканнар. Кайларга гына, ниләр генә язмаган, нинди билгеләр генә уймаган алар?! Каен тузы, агач цилиндр, бамбук таякчыклары, папирус, пергамент - берсе дә калмаган. Кешелек дөньясы кәгазь уйлап тапкач кына, әкренләп элемтә бүлегенә дә нигез салына.
Бер карашка ансат кына тоелса да, тиешле нәрсәләрне тиешле вакытта тиешле җиргә җибәрү, матбугатка яздырып план үтәү, пенсия өләшү нәкъ тә менә элемтә хезмәткәрләре җилкәсендә. Статистикага күз салсак, Рәсәйдә елына бер миллиардка якын хат, өч миллиард басма матбугат, 12 миллион посылка һәм 44 миллионга якын акча элемтә хезмәткәрләре кулы аша үтә икән.
Ни генә булмасын, элемтә хезмәткәрләре белән беррәттән, хат ташучыларның да төп вазыйфасы - матбугат тарату, пенсия өләшү, хат китерү булсынмы ул - гади халыкка күтәренке кәеф, шатлык бүләк итүгә кайтып кала. Авыр хезмәтләрендә сабырлык юлдаш булсын аларга. Йөзләреннән шат елмаю китмәсен, букчалары бары тик яхшы хәбәрләрдән тулып торсын.
Әлеге материалны әзерләгәндә "Вконтакте" да гади бер сораштыру да үткәрдем. Төрле яшьтәге танышларыма "Сезнең бүгенге интернет заманында ручка тотып, конвертка салып, кемгә дә булса хат юллаганыгыз бармы? Әллә инде сез электрон хатларга өстенлек бирәсезме? Соңгы тапкыр утырып хат язган елларыгызны хәтерлисезме?" кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
Энҗе Мөхәммәтҗанова, 19 яшь: Шәхсән минем үземнең кулыма ручка тотып,конвертка салып, кемгә дә булса хат юллаганым юк. Конвертның нинди икәнен дә белмим, язган хатны да кая куярга да белмибез без замана балалары. Хәзер бит бар нәрсә дә электрон форматта, өйдән чыкмыйча гына да бар дөньяны айкап чыгып була. Без кечкенә вакытта, бәйрәм саен открыткалар, хатлар килә иде. Әни бергә укыган курсташлары белән хатлар языша иде. Хәзер инде алар да телефон, интернет аша гына аралашалар. Алар да заманага яраклашты.
Станислав Мишин, 14 яшь: Мин үзем электрон хатларга өстенлек бирәм.Хәзер бит интернетта нинди генә социаль челтәрләр юк, күпчелек кешеләргә дә шунда аралашу уңайлырактыр дип саныйм.
Фәридә Усманова, 30 яшь: Елына бер тапкыр, яңа елга еракта яшәүче дустыма посылка җибәрәм, шунда кулдан язылган бәйрәм открыткасын да салам.Ә башка вакытларда инде иң кулай аралашу ул - компьютер.
Лилия Вәлиева, 32 яшь: Ручка тотып хат язган юк инде бик күптәннән. Хәзер бит смслар заманы. Әллә заманалар үзгәрде, әллә без үзебез ялкауланып беттек шунда.
Регина Шәрәфетдинова, 16 яшь: Кәгазь хатлар язганым юк минем, һәрчак электрон хатларга өстенлек бирәм. Миңа калса, минем кебекләр бер мин генә түгел. Күпләр хәзер хатларны электрон аша җибәрәләрдер. Иң җайлы һәм тиз ысулларның берсе.
Лилия Галиәхмәтова, 27 яшь: Хат язган юк инде ул! Соңгы хатымны 2013 елда абыема армиягә язып салган идем. Шәхсән үзем голосовой хәбәрләргә күбрәк өстенлек бирәм.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Нет комментариев