Күпләргә үрнәк алар
Гаилә башлыгы Фәрит абыйны без Яңа Арыш авылы мәчетендә очраттык. Ул биредә имам вазыйфасын башкара. Гыйбадәт вакыты тәмамлангач ул безне өенә чакырды. Сүзебез дә тиз ялганып китте. Ул бар гомерен авылда техника арасында үткәргән. Асыл ир-атларыбызга хас күркәм сыйфатларга ия булган аз сүзле, сабыр, тыйнак гади авыл агае булып чыкты ул. Гадәттәгечә, аннан үз гомерендә нинди марка трактор һәм комбайннарда эшләве хакында кызыксынабыз.
– Колхозда 40 елымны техника арасында үткәрдем, әмма бер вакытта да үзем хезмәт куйган тракторны шәхси максатта файдаланмадым, – диеп бер җөмлә белән җавап кайтарды ул.
Аның каравы, тормыш юлдашы Зәмзәмия апа, халык арасында мактап әйтелгәндәй, эшкә батыр, сүзгә тапкыр булып чыкты. Фәрит абыйның да, мөгаен, шулай ачык йөзле, тәмле телле булганы өчен күзе төшкәндер әле аңа яшьлек елларында. Ул уенын-чынын кушып безне таныштыра башлады.
- Әйе, олы трактор, затлы машиналарда эшләсә дә ни өчендер мине кичке уеннан, үз иптәшләре белән колхозның ат чанасындагы печән өстенә салып урлап алып кайттылар,-дип гадәти шаяру сүзләр белән үткәннәрне хәтерендә яңарта башлады. Ә ул чорларда “кыз урлау”йоласы барлык авылларда да киң таралган гадәткә әйләнгән иде. Аның өчен берәү дә беркем дә тавышланып йөрмәде. Әлбәттә инде, гөрләтеп язылышып никах мәҗлесләрен бик олылап үткәрә иделәр.
Шулай итеп 17 яше яңа гына тулган Зәмзәмия ишле гаиләгә килен булып төшә. Аны биредә барысы да җылы кабул итәләр.Бигрәк тә кияүнең әтисе фронтовик Исмәгыйль абый үз кызыдай якын күрә киленен. Балаларына дөрес тәрбия биреп үстерүдә дә булышалар, терәк булалар алар. Үзара дус-тату булган гаиләдә күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр. Шулай булмаса авылда тавыш-тынсыз гына 53 ел бергә яшәрләр иде мени?
Хуҗалык җитәкчеләре кызны фермага хисапчы итеп билгеләп күңелен күтәреп җибәрәләр. Аннан соң Зәмзәмия биредә шактый вакытлар сыер сава, бозаулар карый. Әллә инде яшьлек елларында үз хезмәтен яратуы галәмәте, бүген дә әле малкайлардан башка яши алмыйлар алар. Абзарларында сыерлары, бозаулары бар. Зәмзәмия апа әйткәндәй, авыл җирендә терлекләр йортка ямь, бәрәкәт өсти, балалар, туганнар җыелышканда да күңелле. Табын муллыгы гына түгел, балаларыма күчтәнәч-кә биреп җибәрергә әйбер бар дип сөенечен белдерде. Бу гаиләне тулы канлы тормышта яшиләр дип әйтергә мөмкин. Бар яктан да килгән, булдыклы, мактаулы алар. Җәй айларында тавык-чебешләрне дә күп асрыйлар. Әле шуның өстенә 50 баш каз үстергәннәр. Барысы да алдан уйланылган диярсең, казларының бик тә кирәге чыккан үзләренә. Һич көтмәгәндә авыл җирлеге җитәкчесе Фәрит абыйның 80 яшьлек юбилеен олылап билгеләп үткәрергә тәкъдим белән кергәч каршы килмиләр алар. Шулай итеп, Зәмзәмия апа казларыннан үзләрен хөрмәтләп читтән кайткан кунакларга да өлеш чыгара, күчтәнәчкә бик ярап куялар. Менә шундый эшчән, сабыр һәм юмарт та әле алар. Бүген бу гаиләне чын мәгънәсендә күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек. Икесе дә әле авылда олы җәмәгать эшләрен алып баралар. Фәрит абзый 17 ел инде мәчеттә имам вазыйфасын башкара. Зәмзәмия апа аңа зиратны тәртиптә тотарга булыша. Фәрит абый үз вазыйфасын, авылның элеккеге хөрмәтле кешесе фронтовик Хатыйп абый тырышлыгы белән ачылган, иске мәчеттә башлаган. Тик ул чорларда мәчетнең кышын чамадан тыш салкын булуы күпләрнең үзәкләренә үтә. Ул елларда авыл аксакаллары гыйбадәт йортын өлешчә төзекләндерүдә булышуын сорап депутатлары Нурия Хашимовага җиткерәләр, ул барысын да күңеленә салып куя. Авыл җирлегендә сессиядән соң, активистлар белән киңәшмәдә, искене ремонтлау кыйммәткәрәк төшә дип яңа мәчет салу мәсьәләсе күтәрелә. Җиңел кулдан төзелешкә әзерлекне депутат үзе үк башлап җибәрә. Иң сөенечлесе, бу изге эшне барысы да бердәм күтәреп алалар. Булачак мәчет өчен тарихи урынны, авылга нигез салган кеше гомер иткән йорт урынын сатып алып нигезен дә күтәрәләр. Барлык авыл кешеләре һәм эшмәкәрләр ярдәме белән тиз арада мәчетне төзеп сафка да бастыралар. Бүген аның манарасыннан авыл өстенә сихри ямь өстәп моңлы азан тавышы тынып тормый. Биредә әле халкыбызның дини чараларын да олылап үткәрәләр. Авылның зыялы, хөрмәтле кешеләре биредә 34 балага дини гыйлем дә бирә.
Аннары тагын бер куанычлары хакында әйтеп үтәсе килә, узган елның җәендә зиратны тулы тәртипкә китергәннәр. Болар бар да Зәмзәмия апаның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе, дисәк дөресрәк булыр. Авыл халкы белән өмә оештыруны ул башлап җибәргән, читтән трактор, автомашина, төягеч чакыртып тау хәтле җыелган чүпләрдән тулысынча арынганнар. Очрашу барышында намазга җыелган өлкәннәр бу игелекле эштә һәм мәчет төзелешендә аеруча актив катнашучыларның исемнәрен дә күрсәтүебезне сораган иделәр. Кызганычка каршы, аларның һәммәсен дә телгә алып санап чыгу һич мөмкин түгел.
Бер сүз белән әйткәндә, әлеге авыл хөрмәтлеләре белән очрашудан без олы канәгатьләнү хисләре белән кайттык. Фәрит хәзрәт белән Зәмзәмия апага игелекле эшләрендә тагын да олырак уңышлар һәм икесенә дә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тигез озын гомерләр телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев