5 апрель 2024 яңалыклары
-
Ветераннар сынатмый
Югары Осланда ветераннар арасында бадминтон буенча зона республика ярышлары узды.
-
Күпләргә үрнәк алар
Гаилә башлыгы Фәрит абыйны без Яңа Арыш авылы мәчетендә очраттык. Ул биредә имам вазыйфасын башкара. Гыйбадәт вакыты тәмамлангач ул безне өенә чакырды. Сүзебез дә тиз ялганып китте. Ул бар гомерен авылда техника арасында үткәргән. Асыл ир-атларыбызга хас күркәм сыйфатларга ия булган аз сүзле, сабыр, тыйнак гади авыл агае булып чыкты ул. Гадәттәгечә, аннан үз гомерендә нинди марка трактор һәм комбайннарда эшләве хакында кызыксынабыз.
-
Гөрләде шигърият кичәсе
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» республика акциясендә катнашкан гаиләләр белән берлектә матур бәйрәм кичәсе булып узды.
-
Айрат Исмәгыйлев: «Районда урам-юл челтәре югары дәрәҗәдә»
27 мартта Балык Бистәсе муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
-
Китапханәдә балалар китабы атналыгы
Март ае азагында Балык Бистәсе районының барлык китапханәләрендә «Бөтенроссия балалар китабы атналыгы» узды.
-
Пар канатлы бәхет
Кеше күңелен төпсез дәрья, диләр. Аның гади күз белән күреп, колак белән ишетеп булмый торган тирән төпкелендә яшьлектәге хисләр дөньясы, гомер үткәнен чалымлаган хәтер яши. Бер кузгаттың исә бар да ургылып өскә калка.