2015 елның беренче яртыеллыгында Казан буенча уртача хезмәт хакы 31 856 сумга җиткән. Үсеш 4,6 процент тәшкил иткән.
Үсешнең югары булмавын кече бизнеста хезмәт хакы дәрәҗәсе бер дә артмавы белән бәйлиләр. Хезмәт хакы үсеше буенча лидерлар финанслар, җитештерү, электроэнергия, газ һәм су белән тәэмин итү өлкәләре. Аутсайдерлар - кунакханә һәм ресторан бизнесы, белем бирү һәм сәламәтлек тармаклары.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50626
Фото: http://www.vsluh.ru/uploads/base_image/image/45508/9130fc90-efaa-48bb-ab31-0b740838b27d.jpeg
Нет комментариев