Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәдә балалар китабы атналыгы

Март ае азагында Балык Бистәсе районының барлык китапханәләрендә «Бөтенроссия балалар китабы атналыгы» узды.

Балалар китабы атналыгы кысаларында Яңа Арыш авыл китапханәсендә балалар әдәбиятын популярлаштыруга  - китап күргәзмәләре, үсеп килүче буын өчен күңел ачу уеннары оештырылды. Безнең чараларда Яңа Арыш укучылары гына түгел, Мамадыш, Казан һәм якын-тирә авыллардан килгән балалар да бик теләп катнашты.
Укучыларга «Китапханә – китаплар күңелсез түгел, һәркемгә кызыклы булган тылсымлы урын» дигән мавыктыргыч әдәби сәяхәт ошады. Укучылар китапханәләрнең килеп чыгышы тарихы, китапханәче һәм библиограф һөнәрләре, китапханәгә китапларның ничек керүе, китапларны саклау һәм киштәләргә урнаштыру тәртибе белән таныштылар. Шулай ук китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләрен кабатладылар. 
Барлык катнашучылар да кызыксынып «Сүз җыеп ал», «Хәрефләрдән сүз җый», «А ну-ка, отгадай», «Бәхетле очрак» викториналарында катнаштылар, аның сорауларына балалар дөрес җавап бирделәр.
Яшь укучылар өчен без «әкиятләрнең тылсымлы дөньясы» викторинасын үткәрдек, аның барышында балалар әкиятләрнең тылсымлы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Мондый викториналар балаларда сорауларга игътибар белән җавап бирү, намуслылык, балаларда ишетү, укыган әкиятләрне искә төшерү сәләтен формалаштырырга, актив сүзлекне киңәйтергә, сөйләмне активлаштырырга ярдәм итә.
Әкият уены-викторина вакытында балалар әкиятләрне никадәр яхшы белүләрен, аларны никадәр яратуларын күрсәттеләр. Уенда катнашу укучыларга яраткан әкият геройларын, әкият авторларын һәм әсәрләрне искә төшерергә мөмкинлек бирде. Уен өчен укучыларга яхшы таныш әкиятләр генә түгел, белмәгәннәре дә сайлап алынган. Бу һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшердек. Катнашучылар әкиятләр, аларның персонажлары һәм тылсымлы әйберләр турында белемнәрен ныгыттылар. Чара барлык балалар күңеленә хуш килде, алар шулай ук баллы күчтәнәчләрдән дә авыз иттеләр.
Очрашуның соңгы көнендә шулай ук кызыклы чара – «Минем яраткан героем» рәсем конкурсын үткәрдек, анда балаларга үзләренең әкият героен уйлап табарга яки танылган әкияттәге яраткан персонажны сурәтләргә кирәк иде. Катнашучылар тырыштылар, барлык эшләр дә искиткеч  кызыклы килеп чыкты.
Һәр чарадан соң безнең китапханәнең яшь кунаклары бездән шаян кәеф һәм кулларына китаплар тотып киттеләр. Балалар китапханәнең кызыклы һәм белемле генә түгел, күңелле урын икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
Һәрбер чара укучыларның күңелләрендә иң яхшы тәэсирләр генә калдыргандыр дип өметләнәбез. Әлбәттә, балалар китабы атналыгы барлык укучылар өчен дә  матур бәйрәм. Чөнки һәр баланы уку белән кызыксындыру, аның өчен китапның искиткеч дөньясын ачу бик мөһим. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы аларга бу искиткеч ачыш ясарга булышсын!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев