Икенче гомер белән яшәүче Габделхак
Машина документлары урынына маңгаена пистолет китереп куйган бу хәшәрәт йөзне әле дә булса хәтерендә йөртә ул.
1989 ел. Район үзәге. Балалар бакчасы янәшәсеннән узып баручы шикле хәрәкәттәге машина Габделхакның игьтибарын үзенә җәлеп итә. Язылмаган тормыш кануны-алар эшчәнлегендә ”тоемлау, сизү” төшенчәсе беренче ярдәмче. Бу юлы да шулай килеп чыга. Алдатмый шикләнү уе. Тик кем белән бәйләнгәнлеген атылмыйча калган(осечка биргән) пистолет хуҗасы белән барган көч сынаш башлангач кына аңлап ала ул. Ишекләре эчтән бикле машина тәрәзәсенә атылган инспекторны 15-20 метр чамасы алга артка өстерәтеп йөри җинаятьче. Бер могҗизаи мизгелдә Габделхак ачкычны эләктереп ала,инде аннан җитез алымнар,куллар үз эшен башкара. Соңыннан мәгьлүм булганча, бу адәм актыгының бер кызны көчләве, бер шоферны үтереп аны юлда күмеп калдыруы билгеле була. Мондый очраклар аз түгел аның күңел дәфтәрендә.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia