Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак. Бу хакта Татар-информ INTERFAX.RUга сылтама белән хәбәр итә.
Җәмгыять
Хатынын кыйнаучылар җинаять җаваплылыгына тартылмый????
Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте.
"Кыйнаулар" дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән, физик авыртуны күздә тота. Сүз кара янган урыннар һәм тырналган яралар турында бара, сәламәтлеккә зыян килгән очраклар җинаять дип табылачак.
Закон проекты буенча, гаиләдә кыйнау очрагы беренче тапкыр булганда, ул административ хокук бозу дип каралачак. Көч куллану кабатланса, кеше җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Хәзерге вакытта гаилә әгъзалары булмаган кешеләрне кыйнау беренче тапкыр теркәлгән очракта, ул административ хокук бозу, ә гаиләдә булган очракта җинаять дип квалификацияләнә иде. Бу төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан быел җәй көне кабул ителде.
http://www.almet-rt.ru
Фото из сайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев