28 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Хатынын кыйнаучылар җинаять җаваплылыгына тартылмый????
Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте.
-
Чистайлы-таксист автомобильдән 2 яшьлек баланы урамга ыргыткан
Таксист баланы да, аның әнисен дә утыргычны буяганга машинадан тартып диярлек чыгара.
-
Марсель Вәгыйзов: «Тәнкыйтьне сиңа битараф кеше әйтми...»
Марсель Вәгыйзов исеме күптән «колакта» булса да, аның белән моңа кадәр аралашырга туры килмәде. Эстраданың «капыл йолдызлары» белән аралашырга атлыгып торыр яшьтән узыбрак китүем дә сәбәп инде моңа. Тиз кабыналар, тиз байыйлар, тиз, тиз, тиз. Андый егетләр, кызлар белән сөйләшкәләгән бар-барын. Арада борыннарына чиләк элеп куйсаң, мәңге төшеп китмәслек итеп...
-
Кабәхәт! Танышырга килгән кызын көчләгән
Красноярск краенда танышырга дип килгән кызын көчләгән ир-атка каршы "Балигъ булмаган кешене көчләү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
-
Аянычлы юл һәлакәте, үлүчеләр бар (фото)
Казан-Оренбург юлында 26 гыйнвар көнне кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте була. Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек...
-
“Айфара” үткәнен сагына: 90нчы еллардан фото
"Айфара" төркеменең бик күп җырлары авторы Ришат Галимов социаль челтәрдәге официаль төркемендә: "Менә без нинди идек",- дип язып, фото урнаштырды.
-
Инвалид балага сугу дәрәҗәме?
Моннан берничә атна элек авырып район үзәк хастаханәсенә барырга туры килде, төшкә кадәр эшем бетмәгәнлектән, төштән соң да шунда юл алдым. Табиб ишек төбендә утырганда яныма бер хатын килеп басты, текә генә итеп телефоннан сөйләшә бу.
-
Казанда бер хатын ике баласы белән газдан агуланган
27 гыйнвар көнне Декабристлар урамында яшәүче бер гаиләдә өч кеше газ белән агулана. Кинәт хәлләре начарланганч, алар ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга өлгерә.