Гөрләде шигърият кичәсе
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» республика акциясендә катнашкан гаиләләр белән берлектә матур бәйрәм кичәсе булып узды.
«Роберт Миңнуллинны укыйбыз» акциясенә 60 ка якын эш килгән. Нигезләмәгә таянып, катнашучылар сайланган әсәрләре буенча гаилә укуларының 3-5 минутлык видеоязмаларын китапханә фондында яки өйдә төшереп юллаган булсалар, шулар арасыннан иң-иңнәре дип, ун гаилә сайлап алынган. Чараның төп кунаклары да алар иде.
Китапханәнең беренче катындагы уку залы бәйрәм төсен алып җиһазландырылган. Хәер, бу яктан китапханәчеләр сыната торганнардан түгелләр. Нинди генә чара уздырылса да аны җиренә җиткереп, матур итеп үткәрә белә алар. Бу юлы да шул юлдан тайпылмаганнар.
Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның иҗаты һәркемгә яхшы таныш. Ул – татар балалары дөньясын, гомумән, китап дөньясын алга этәрергә дип яшәгән шагыйрь буларак танылулы. Аның иҗатын мәңгеләштерүне максат итеп куйган китапханәчеләрнең тырышлыгы чара барышында ачык күренде.
– Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Китап укуга мәхәббәт гаиләдән: әти-әнидән, әби-бабайдан һәм бәйрәм көннәрендә китап бүләк итүче туганнардан башлана. Бездә дә бүген китап укырга яратучы, уңган-булган, һәрьяктан килгән гаиләләр җыелды, – дип башлады чараны алып баручылар Алсу Бәширова белән Алсинә Шәрәфиева. Һәм алар килгән кунаклар белән таныштырдылар.
Элек гаиләләр ишле булган. Монда бердәмлек, татулык, ярдәмчеллек сакланган. Иске Арыш авылыннан килгән Зәйнуллиннар да әлеге күркәм гадәтләргә ия булып яшиләр. Ак әби-дәү әни оныкларны үз янына җыеп олы тормыш юлына әзерли. Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Әнкәмнең догалары” җырын башкарган Гөлсем ханым улы Марсель, килене Лилия, оныклары Азалия, Илүзә, Зөһрә белән бергә килгән. Илүзә гаилә белән таныштырса, Зөһрә шагыйрьнең шигырен сөйләп узды.
Олы Кульгадан килгән Юсуповларны исә иҗади гаилә дип атарга була. Алар кул эшләнмәләре белән һәр конкурста катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Пар канатлы тигез гаиләдә 4 кыз үстерә Андрей белән Елена. Кызлары Ангелина, Милана, Ульяна да әти-әниләре белән бүгенге шигърият бәйрәменә килгәннәр. Алар укыган шаян шигырь йөзләргә елмаю нурын сипте.
Күгәрчен авылыннан Мингарипов-Кәримуллиннар гаиләсендә буыннар бәйләнеше күзгә ташлана. 45 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, җаваплы эшләрдә хезмәт куйган Габделхак Мингарипов әле дә җәмәгать эшләрендә актив. Бу юлы да ул кызы Лилия Кәримуллина һәм оныгы Әмир белән бергәләп «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» акциясендә катнашкан. Лилия башкарган «Әнкәй» җыры, әтисе һәм улы сөйләгән шигырьләр һәрвакыттагыча тамашачы тарафыннан югары дәрәҗәдә кабул ителде.
Олы Әшнәк авылыннан Ирек-Алсу Бикметовлар гаиләсе дә райондашларга яхшы таныш. Нинди генә мәдәни чаралар үткәрелмәсен – алар шунда. Театр сәнгатендә, җыр-биюләрдә дә осталыкларына күз тимәсен. Бүген дә гаиләләре белән килгән алар. Ирек Бикметов шагыйрьнең «Дөньядагы иң зур алма» шигырен укыды.
Ә менә Бирдебәктән килгән Вәлиуллиннар хезмәт сөюче, тырыш гаилә буларак танылган. Дәү әниләре җәйләрен бакчаны шау чәчәккә күмә, монда аңа оныклары да бик теләп булыша. Рузилә Вәлиуллина үзе белән улы Диасны да алып килгән. Аның башкаруындагы “Кәнфиткә алыштырган” шигыре дә матур яңгырашлы булуы белән күңелгә кереп калды.
–Алан Полян авылыннан Михаил белән Зоя Кибяковлар гаиләсендә әти-әниләренең горурлыгы, нәсел дәвамчысы булып өч малай үсә. Алар әтиләренең булышчысы булса, әниләренең тормыштагы таянычы, терәге, – дип таныштырдылар Кибяковлар гаиләсе белән кичәне алып баручылар.
Әлеге гаилә дә Роберт Миңнуллин иҗатын үз итә. «Барыбыз да бертуган без» шигыре шуңа ишарәләде.
Күгәрчен авылында яшәүчеләргә китапка, шигърияткә мәхәббәт туган җир җылысыннан күчәдер мөгаен. Әдәби бәйгеләрдә катнашып уңышка ирешүләрен тагын ни белән аңлатыр идек?! Кадыйровлар гаиләсе дә бу чараның түрендә булдылар. Айдар белән Гөлназның кызлары Айзидә, Сәйдә әти-әниләре үрнәгендә «Әни эштән кайтканчы» шигырен сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерделәр.
Әниләрне гаилә учагын саклый белүче изге җаннарга тиңләвебез юкка түгел. Районыбызда да үрнәк гаиләләр шактый. Шуларның берсе Илфир-Алинә Гариповлар. Гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк алар. «Балык Бистәсе артистлары» төркеменең үзешчән артисты Алинәнең талантына күпләр мөкиббән. Кызы Илсинә, улы Ислам белән килгән Алинә бу юлы Роберт Миңнуллинның «Айга очу» шигырен матур итеп укып аны мәртәбәле биеклеккә күтәрде.
«Безнең иң зәвыклы, чибәр, гүзәл гаиләләребезнең берсе» – дип таныштырдылар Балык Бистәсеннән Алинә-Дилүс гаиләсе белән. Кызлары Динә белән Сабинага ана теленең кыйммәтен төшендереп, аларны милли рухта тәрбияләгән Гатиятовлар «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» акциясенә дә бик теләп кушылганнар. Шагыйрьнең «Әни, мин көчек күрдем» шигырен исә Динә Гатиятова залдагыларга сәнгатьле итеп җиткерде.
Мәдәниятта, спортта да алдынгылыкны бирмәгән Мөхәммәтрәхимовларны Яңа Арышта гына түгел, районыбызда да белмәүчеләр сирәктер. Һәр чараның, һәр бәйгенең йөзек кашы алар. Яуланган Дипломнары, җитәкчеләр имзалаган Рәхмәт хатлары бихисап. Рәзилә белән Рамил кебек үк уллары Рәсүл белән кызлары Зәйнәп тә активлар. Бүгенге чарага Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Роберт Миңнуллинның «Хатын-кыз ямьсез булалмый» шигырен сөйләп көчле алкышларга лаек булды.
Ахырда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәхимә Рәшитова үз чыгышында акциядә катнашкан гаиләләргә ихлас рәхмәтен җиткерде.
–Бүгенге чарага килгән һәр гаиләгә соклануымны белдерәм. Шигъриятне яратуыгыз өчен, Роберт Миңнуллинның иҗатын олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Акциядә катнашу–шигырь уку гына түгел, ул ана телебезгә мәхәббәт уяту, яшь буынны шул рухта тәрбияләве белән дә мөһим, – диде ул. Һәм һәр гаиләгә Дипломнар, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Әйе, Роберт Миңнуллинның иҗаты яши! Бәйрәм кичәсенә әверелгән, җыр-моңнар, театральләштерелгән тамашалар белән баетылган әлеге чара шуны дәлилләде дә инде. Рус, татар, керәшен халкының милли киемнәреннән килгән егет-кызларга карап чыннан да сокланырлык. Бу милләтара татулык, бердәмлекне чагылдыручы, халык җәүһәрләрен киләчәк буыннарга җиткерүче күркәм гамәл буларак та күңелләрдә калды. Тәрбияле, белемле, иҗатны, сәнгатебезне яратучы шундый гаиләләр, балалар булганда китапка да, шигърияткә дә мәхәббәт югалмас, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев