Балык Бистәсенең “Туган як” музееннан халыкның өзелгәне юк. Районга килгән кунаклар, мәктәп укучылары анда еш булалар. Биредә очрашулар, күргәзмә чаралары уздырыла. Күптән түгел без - редакция коллективы да музей хезмәткәрләре белән очрашып үзебез өчен шактый кызыклы мәгълүматлар тупладык.
Биредәге экспонатларның һәркайсының үз тарихы бар. Фронт елларына кагылышлы бай материаллар, сугышчан киемнәр, фоторәсемнәр, тарихи кыйммәткә ия язмалар, борынгы эш кораллары- барысы да зур кызыксыну уята. Нәкыш белән бәйләнгән челтәрләр, чигешле сөлге,кулъяулыклар исә элеккедән бүгенгегә килгән иҗади үрнәк. Һәммәсенә дә сокланырлык! Балык Бистәсенең чал тарихы, әйтерсең лә шушы бүлмәләргә сыйган. Музей хезмәткәре Любовь Ахунова безне экспонатлар белән якыннан таныштырса, директоры Гөлфия Гарипова күңелендәген җиткерде.
- Музей елдан-ел тулылана бара. Район халкы үзендә сакланган кадерле ядкарьләрне монда алып килә. Ул мирас буларак бездә саклана. Шулай ук күргәзмәләр дә оештырабыз, бәйләү, челтәр үрү кебек зәвыклы эшләрдән мастер-класслар да күрсәтелә, - ди ул.
Әйе, музей эшчәнлегенең максаты бер - ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын яшь буынга җиткерү, аларны шул рухта тәрбияләү. Моның шулай икәнлеген без күреп тә, музей хезмәткәрләренең сөйләгәннәреннән дә ишетеп белдек. Район музееның бүгенге көндә аерым бинасы булмау, экспонатларны куяр өчен бүлмәләрнең кысанлыгы, әлбәттә, борчу тудыра. Әмма бу хәл ителмәслек проблема түгелдер, минемчә. Киләчәктә әле аның офыклары киңәер, кунакка килүчеләр дә район тарихы белән кызыксынып аның ишеген ешрак ачар дигән өмет-ышанычта саубуллаштык без.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев