Балык Бистәсендә референдум  ни өчен үткәрелә?
Җәмгыять

Балык Бистәсендә референдум ни өчен үткәрелә?

2019 нчы елның 24 нче ноябрендә Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә 2020 елда үзара салым кертү буенча референдум уздырыла.Без бу турыда Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән сөйләштек.

-Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә узган ел референдум беренче тапкыр уздырылган иде. Уйланылган эшләрнең кайсыларын тормышка ашырып булды?
- Федераль үзәктән финанслау кимегән чорда  муниципаль бюджетның керем өлешен тулыландыру актуальләште. Җирле үзидарәләргә закон нигезендә 30 дан артык вакәләт бирелсә дә алар тиешенчә үтәү өчен акча җитәрлек күләмдә бирелми. Бу очракта башка төрле алымнар белән эш итәргә кирәк иде. 2018 нче елда шәһәр җирлеге Советы,  башкарма комитеты белән берлектә, Балык Бистәсендә электрүткәргеч линияләрне капиталь төзекләндерү, төзү, каты көнкүреш калдыклары җыю урыннарын, Балык Бистәсендә су коену урынын (пляж) яңарту өчен гражданнардан үзара салым җыю инициативасы белән чыкты.
Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Советы карары нигезендә, 2018 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстан Республикасының Балык  Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә гражданнардан үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде. 
Референдумда катнашучыларның 72,44  проценты “әйе”,    24,21 проценты ”каршы” дип тавыш бирделәр.
2019 нче елны үзара салым акчасына Балык Бистәсендә урам яктырткычлары линиясе тулысынча реконструкцияләнде ( 8,5 километр СИП тарттырылды, 1160 урам яктырткыч лампалары һәм 43 идарә итү җайланмасы урнаштырылды), 50 каты-көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыклары  санитар-эпидемиологик закон таләпләренә туры китереп төзекләндерелде, аларны җыю өчен 50 яңа контейнерлар сатып алынды, халык күп  була торган урын – пляжга топографик төшерү үткәрелде. Алга таба әлеге урынны “Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын төзекләндерү” программасы кысаларында яңарту күздә тотыла.

(Тулсынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу МИНҺАҖЕВА.


Нет комментариев