Узган атнада Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Бердәм Рәсәй» фиркасенең «Ныклы гаилә» («Крепкая семья”) проекты һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Аны “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) һәм “Балам- багалмам” гаилә клубы (җитәкчесе Гөлия Кәримуллина) белән берлектә әзерләнгәннәр. Кичәдә тамашачылар районыбызның талантлы шәхесләре Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Мингалиев, халыкара, республика конкурслары лауреаты Регина Шмелёва, Әлфия Гыйльметдинова, Сергей Фалин, Алия Хәмидуллина, “Өмет” халык фольклор ансамбле чыгышларын бик яратып кабул иттеләр. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина районыбызда һәм республикадагы демографик ситуация белән таныштырып узды, шул темага районыбыз хатын-кызлары катнашында махсус әзерләнгән видеоролик тәкъдим ителде.
Фирдания БӘДРЕТДИНОВА. Фото Змеевтан
Нет комментариев