Автобус кайтты
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе пассажир автотранспорт предприятиесенә (ПАТП) яңа автобус кайтты.
Берничә юнәлештә хезмәт күрсәтүче предприятиедә бүгенге көндә 13 автобус бар. Алар Балык Бистәсе – Казан маршруты буенча пассажирлар һәм Казан май комбинатына эшче-хезмәткәрләр йөртү буенча эшли. Предприятиенең яңа техника белән тулылануы киләчәктә тагын да уңышлы хезмәт куярга стимул бирә.
Нет комментариев