Ватанны саклаучылар көнендә күп еллардан килә торган традиция буенча ТР ДОСААФ Балык Бистәсе автомобиль мәктәбе ир-егетләр арасында җиңел автомобиль һәм 4х4 типтагы автомобильләрдә узыш буенча ярышлар оештырды.
Бәйгедә катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, ЮХИДИ хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов сәламләделәр. Аларның теләге бер булды: “Көчлеләр җиңсеннәр”.
- Быелгы ярышларда узган елгы җиңүчеләр катнашуы тагы да мәртәбәле. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм уңышлар телим, - диде ДОСААФ автомәктәбе начальнигы Зөлфәт Җәләев һәм ярышларны алып баруны Айсылу Сәхаповага тапшырды.
Катнашучыларга үз машиналарында “змейка” фигурасын үтәргә, гаражга керергә, параллель рәвештә килеп туктарга, трасса буйлап ике тапкыр әйләнергә, машинадан төшеп биш тапкыр яткан хәлдә кул белән күтәрелергә һәм финишка килергә кирәк иде. Ярыш кагыйдәләренең үтәлешен Балык Бистәсе спорт мәктәбе тренерлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Константин Захаров һәм Марсель Дияров күзәтеп тордылар. Һәр бәйгече үз осталыгын эшкә җикте ул көнне.
Җиңел автомобильдә узышучылар арасында Марсель Нәбиуллин беренче урынны алды. Икенче урында Азат Нуриев (район электр челтәре), өченче урынны Алмаз Шакиров (“ПСК “Сталь”) яулады.
Вездеход машина йөртүче ир-атлар арасында Минсур Әхмәтов (МЧС) җиңде. Икенче урында Рафил Гарипов, өченчедә Владимир Филиппов (район электр челтәре) булдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга, ярышта актив катнашучылар Нияз Маняковка, Илназ Шакировка, Данис Хисаметдиновка, Евгений Ненастьевка, Рафис Гариповка, Илшат Гаффаровка Дипломнар, истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, ЮХИДИ хезмәтенең район бүлеге Айрат Исмәгыйлов,”БДД” дәүләт бюджет учреждениесенең Балык Бистәсе районы буенча профилактик чаралар бүлеге җитәкчесе Татьяна Егорова тапшырдылар.
Ахырдан ярышларның ике төрендә җиңүчеләр Марсель Нәбиуллин һәм Минсур Әхмәтов арасында махсус приз өчен турникта күтәрелү буенча сынашу булды. Минсур Әхмәтовның нәтиҗәсе яхшырак булды, ул мангал белән бүләкләнде.
Ярышта катнашучылар, тамашачылар һәм кунаклар Рафик Шәрәфетдинов әзерләгән пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар һәм шушындый зур бәйрәм оештырган өчен Зөлфәт Җәләевка рәхмәтле булып калдылар.
Ярышларны уздыруда шәхси эшмәкәрләр Айдар Әхтәмов, Рафис Гарипов,Фидаил Гарипов, Ленар Азалиев, Руслан Тимирбаев, Илшат Шәймарданов, Руслан Фәйзерахманов, Лилия Решетилова, Ленар Әхтәмов булыштылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев