Балык Бистәсе мәдәният йортында “Балык Бистәсе чибәре“ талантлар һәм матурлык конкурсының йомгаклау өлеше узды.
Анда 29 хатын-кыз катнашты. Финалга 15 яшьтән 25 кә һәм 26 яшьтән 40 яшькә кадәр булган конкурста катнашучылар чыктылар.
Әлеге чара яшьләр арасында хатын-кызның табигый гүзәллеген, иҗади һәм интеллектуаль үсешен, җәмгыять тормышында актив катнашучы буларак уңай образын тудыру максатында үткәрелде.
“Балык Бистәсе чибәре“ исеме өчен 11 конкурсант ярышты. Жюрига алар арасыннан җиңүчене сайлап алырга кирәк иде.
Конкурсны алып баручылар Илшат Кәримуллин һәм Гөлия Кәримуллина аның шартлары белән таныштырдылар.
Беренче биремдә катнашучылар үзләре белән таныштырып, шөгыльләре турында сөйләделәр.
“Минем исеме Айдана, 18 яшь, студент, Лаеш техник-икътисад техникумында белем алам. Минем булачак професссиям – юрист, мин актив һәм иҗади кеше, халыкара һәм республика форумнарында, “Татарстан Республикасы җиңү волонтерлары” хәрәкәтендә катнашам”, - дип таныштырды үзе белән кызлар арасында беренче катнашучы Урахча авылыннан Айдана Джусупова.
Ә Олы Кульга авылыннан Ирина Козина Рәсәй кооператив университетының Казан кооператив институты филиалында белем ала. Ул әһәмиятле булган төрле республика чараларында волонтер буларак катнаша һәм алар арасында беренче йөзлеккә кергән.
Масловкадан Гүзәл Сафина мондый конкурсларда өченче тапкыр чыгыш ясый. Ул 2008 елда узган “Мисс Балык Бистәсе” конкурсы җиңүчесе. 2018 нче елда күп балалы әниләр арасында узган бәйгедә “Кулинария шедевры” номинациясендә җиңү яулаган.
Конкурста катнашучыларның күбесе җырларга яраталар, биюгә сәләтлеләр дә бар. Алар үзләренең гаиләләре, әти-әниләре, казанышлары, иҗади һәм профессиональ эшчәнлекләре турында бирелеп сөйләделәр.
Икенче биремдә конкурсант үзе яңалык керткән (ясаган) кичке күлмәген жюрига һәм тамашачыга тәкъдим итте. Киемнең сайланышы белән беррәттән катнашучының сәхнәдә үз-үзен тотышы да бәяләнде. Конкурсның бу өлешендә аларның талантларына сокланмый мөмкин түгел иде.
Үз куллары белән чигелгән калфак, бәйләнгән күлмәк, атлас ленталарга сәйләннәр беркетелгән билдәмә, муенса һәм башка бик күп зәвык белән эшләнгән төрле эшләрен күрсәттеләр конкурста катнашучылар.
Конкурс биремнәре арасында алып баручылар тамашачы белән уеннар оештырдылар.
Дүртенче биремдә конкурсанткалар үзләренең иҗади һәм артистлык осталыкларын күрсәттеләр.
Надежда Токранова үзе иҗат иткән «Сине уйлап янам» җырын башкарды, сәхнәдә үзен иркен тотты, Айсылу Фатыйхова - һинд, Гүзәл Сафина – шәрыкъ, ә Айдана Джусупова – «Катюша» биюләрен башкардылар.
Ирина Козина үзенең «Улыма» шигырен укыганда сәхнәгә әтисе белән улы чыккач зал алкышларга күмелде. Татьяна Муллина башкаруындагы керәшен халык җыры, Роза Хуҗагарипованың мөнәҗәте, Гөлия Вәлиуллинаның “Гармунчыга” җыры да тамашачы күңеленә хуш килде. Конкурс барышында «Рапсодия» балалар хореографик коллективы, Сергей Фалин, Мөнир Гәрәев, Сергей Шелков, Наталья Козина, Регина Шмелева, Алия Хәмидуллина үзләренең чыгышлары белән тамашачыны ял иттерделәр.
Менә конкурс нәтиҗәләре ясарга вакыт җитте. Район конкурсының «Мисс изгелек» номинациясендә Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Яңа Арыш), «Мисс күркәмлек» - Роза Хуҗагарипова (Ямаш), «Мисс грация» - Ирина Козина (Олы Кульга), «Мисс нәфислек» - Сиринә Насыйбуллина (Олы Елга), «Мисс оптимистка» Татьяна Муллина (Алан Полян), «Мисс интеллект» Ләйсән Габдуллина (Югары Тегермәнлек), «Мисс тамашачы симпатиясе» Гүзәл Сафина (Масловка), «Мисс сокландыргыч» Гөлия Вәлиуллина (Олы Солтан), «Мисс елмаю» -Айсылу Фатыйхова (Олы Укмас) җиңүче дип табылдылар.
26 яшьтән 40 яшькә кадәр булган катнашучылар арасында Надежда Токранова (Иванаево), ә 15 тән 25 яшьлекләрдә Айдана Джусупова (Урахча) җиңүчеләр булдылар.
Конкурсантлар барысы да Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
фото Рөстәм Змеев
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев