Балык Бистәсе Олы Әшнәк авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Үчләр итеп елларга, жырларга да жырларга дигәндәй,шушы көннәрдә без дә бер күңел ачып алдык әле.
Авылыбызның хөрмәткә лаек өлкәннәрен мәдәният йортына җыеп,өлкәннәр көне белән котладык. Милли рух белән сугарылган күренешләр белән аларны яшьлекләренә алып кайттык, күңел кылларын тибрәттек.Үзләре дә сизмәстән безгә кушылып,жырладылар,биеделәр.
Алар әле һаман да тапкырлар,зирәкләр,чаялар!!! Чәй табыны артына утыргач та кадерле өлкәннәребезнең сөйләшер сүзләре бетмәде.Әлеге шатлыклы очрашу мизгелләре өчен җирле үзидарәгә, үзешчәннәргә рәхмәт әйтеп таралыштылар. Аларның йөзендә елмаю күрү,рәхмәт сузләрен ишетү рәхәт булды!!! Киләчәк бәйрәмнәрдә дә очрашырга язсын! Ходай сезгә хәерле бәрәкәтле гомер бирсен кадерлеләребез!!
Ләйсән Садриева.


.jpg)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев