Зөһрә исемен атауга күктәге иң якты йолдыз хәтергә килә. Исеме җисеменә туры киләме, әллә очраклылыкмы-җырлары белән халык күңеленә кергән Зөһрәләр әнә шул якты йолдызга тиңләшерлек. Алар янәшәсендә үз йолдызыбыз Котлы Бөкәш кызы Зөһрә Вәлиуллинаның (Насыйпова) да кабынуы мәдәният күгенә янә бер балкышын өстәде. Әйе-әйе, болай диюем һич арттыру түгел, чөнки...
-Әлеге фестивальдә катнашу үзем өчен дә көтелмәгән матур сюрприз булды,-дип башлады сүзен Зөһрә. -Ул анда өченче тапкыр уздырыла. Беренче елында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа Тимергалиева, икенчесендә Муса Маликов барган булса, быелгы бәхет минем өлешкә тиде. Бу, әлбәттә, минем өчен олуг дәрәҗә, мәртәбә. Рим аэропортында Татарстан Республикасы флагы һәм үземнең афиша (Римда эшләнгән!) белән каршы алуларын әле дә зур дулкынланулар белән искә алам.
-Әлеге фестивальгә нигез салучылар, оештыручылар кемнәр булды?
-Җыр фестивален Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия фән һәм мәдәният үзәге (РЦНК) ярдәме белән "Италия татарлары" берләшмәсе оештыра. Әлеге берләшмәнең үзәгендә кайнап йөрүче Зөһрә Ибраевна Мәҗитованың исә титуллары санап бетергесез. Ул педагогик фәннәр кандидаты, физик, Казахстанның атказанган мәгариф работнигы, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, хореограф. Һәм иң мөһиме, татар милләте, аның мәдәнияты өчен җан атып йөрүче шәхес. Италиядә яшәүче татарлар арасында милли хисне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү буенча да искиткеч зур эшләр башкара.
-Фестиваль нинди рухта узды? Тамашачыларның бәяләве ничек булды?
-Җыр фестивале Римның "Россия фән һәм мәдәният үзәге"ндә узды. Тамашачы залының тулы булуы, анда татарлар белән бергә җирле халык-итальяннарның да килүе үзе үк фестивальнең мәртәбәле булуын күрсәтте. Биредә татар мәдәнияты белән таныштыру да югары дәрәҗәдә башкарылган. Фойеның "Татар халкының этнографик мозаикасы" бәйгесендә җиңгән фотографларның иҗат җимешләре белән бизәлүе, милли ризыкларыбызны тәкъдим итү, татар хатын-кызларының киемнәре, чигүле калфаклар белән таныштырулары да милләтебезгә карата хөрмәт, ихтирамны чагылдырды.
Программа буенча минем чыгышым 40 минутлык иде. Шул вакыт аралыгында 12 татар халык җырын башкардым. «Ай, былбылым», «Агыйдел каты ага», «Утыр әле яннарыма», «Сандугач-күгәрчен», «Ак калфак», «Гармун алыйк әле, дускай» һәм башка җырларны яратып кабул иттеләр. Мин биредә яшәүче милләттәшләребезнең никадәр татар җыр-моңына сусаганнарын күңелем белән тойдым. Кайбер җырларымны кабат сорап җырлаттылар. Хәтта залдан миңа кушылып җырлап утыручылар да булды. Шулай ук әлеге матур чарада чыгышы белән Татарстаннан булган, күптөрле халыкара бәйгеләр лауреаты, Венеция опера театры солисты Рафис Хөснетдинов һәм Милан шәһәреннән килгән концертмейстер Светлана Хусейнова бик матур чыгыш ясады. Мин--татар халык җырларын, ә Рафис Хөснетдинов Рөстәм Яхинның классик әсәрләрен башкаруы белән, без татар мәдәниятының рухи байлыгын тамашачыга күрсәтә алдык. Бәйрәм чарасында Италиядәге Россия вәкиллегеннән Данис Бәширов, «Италия татарлары» берләшмәсе президенты Зөһрә Мәҗитова, аның кызы Венера Абдулхаликова, Италия җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле шәһәрләрдә яшәгән якташларыбыз катнашуы һәм алар алдында чыгыш ясау зур җаваплылык йөкләде. Фестивальдән мин зур канәгатьләнү, матур хис-кичерешләр белән кайттым.
Әңгәмәбез ахырында Зөһрәдән җыр сәнгатенә ничек килүе хакында кызыксындым. Аның Балык Бистәсе Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенең Алсу Галиуллина классында белем алудан башланган юлы, соңрак үз дөньясын киңәйткән. 2012 елда ул Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетына укырга кергән, Венера Ганиевада белем алган. Бүгенге көндә шушы ук университетта эшли һәм магистратурада укуын дәвам итә. Уңышларына "Татар моңы" конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивальләре лауреаты булу шатлыклары өстәлгән. Туган ягы--Балык Бистәсе белән дә ныклы элемтәдә Зөһрә. Аның җырлары сабантуйлар бизәге. 30 август көнне Кама буенда үткәрелгән чарада катнашуы исә нур өстенә ямь өстәде. Киләчәктә аның тамашачы тулы залларда зур сәхнәләр яулавын, сольный концертларын күреп куанырбыз, якташыбыз диеп горурланырбыз әле. Алдына куйган максатларына ирешәчәгенә шик юк, чөнки җирдә үз яктылыгын кабызган Зөһрә йолдыз ул.
Әңгәмәдәш-Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев