Балык Бистәсенең Балтач мәдәният йортында «Төп йорт килене» дип исемләнгән күңелле кичә узды ( ФОТОЛАР)
Татарда килен, кияү, каената, каенана, каенеш, каенсеңел дигән атама-төшенчәләр бар. Тормышта бигрәк тә килен-каенана мөнәсәбәтләре мөһим урын алып тора. Чөнки алар арасындагы мөнәсәбәт яшь гаиләнең никадәр нык, озын гомерле булуына турыдан-туры тәэсир итә дияр идем мин.

Билгеле инде, каенана һәм килен проблемасы гомергә булган һәм, мөгаен, киләчәктә дә дәвам итәр. Чөнки тормыш-чынбарлык шуннан гыйбарәт. Кайчак бөтенләй башка мохиттә тәрбияләнгән киленен каенана бик тиз генә үзенчә күрергә, «үз кубызында биетергә» уйлый. Кайвакыт килен «күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнен» дигән «матур» девиз белән яши.
Әмма күп очракларда каенаналар киленнәренә бик яхшы мөнәсәбәттә булуын күрәбез, сокланабыз, киленнәрнең «әти - әни» дип өзелеп торуына куанабыз. Әлеге язмам нәкъ менә соңгылары турында...

2 декабрьдә Балтач (Юлсубино) мәдәният йортында «Төп йорт килене» дип исемләнгән күңелле кичә узды. Күңелле дип кенә әйтү аздыр, мөгаен. Мәдәният йортында, китапханәдә узган һәр кичә эчтәлекле, тирән мәгънәле булуы белән аерылып тора. Әлеге чара күп еллар каенана-каенаналарына ярап, ике як туганнарын якын итеп, ирен хөрмәтләп, балаларын яратып яшәгән төп йорт киленнәренә багышланды. Алар барысы да үз авылыбыз егетләре белән тату, матур тормыш кичерүче Балтач гүзәлләре. Киленнәр Дания Мостафина, Сания Мөхәммәтшина, Гөлсинә Сәләхетдинова, Эльмира Зиятдинова, Лилия Фәрзетдинова, Алсу Вафина танышу, кияүгә чыгу, гаилә тарихларын гына сөйләп калмадылар, ә тормыштагы төрле проблемаларны акыл белән чишү мөмкинлеген дә аңлаттылар. Төрле гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалар сөйләп, тамашачыны еларга да, көләргә дә мәҗбүр иттеләр. Кичә җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды да, уңган төп йорт киленнәре пешергән тәмлүшкәләрне авыз итү белән тәмамланды. Авылдашлар, кайткан кунаклар да кичәдән соң бик тәэсирләнеп өйләренә кузгалдылар. Шәһәрдә генә түгел, авылда да матур тормыш корып яшәү мөмкинлегенә тагын бер кат инандылар, төп йорт киленнәренең акыллы, уңган-булган булуына сокландылар алар. Яшьләр күңелләренә нидер киртләп, әһә, менә болай эшләсәң дөресрәк була икән дигән уйлар белән кузгалса, өлкәнрәкләр киленнәрнең асыл сыйфатларын: гади, эчкерсез булуларын югары бәяләделәр.
«Мин бу киленнәргә бик нык сокланып утырдым (күз тимәсен): бар яктан да килгәннәр, берсеннән-берсе молодец бит! Уңган - булган килен, өлкәннәрнең хәтерен саклап, кадерен белеп яши белүдән тыш матур, кызыклы, эчкерсез оста сөйләүләре, фикерләре дә гаҗәеп булды аларның ... Яңа гаилә корачак яшьләр өчен дә бик файдалы булды кичә, чөнки киленнәр шактый бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Оештыручылар да кичә өчен темаларны да, катнашучыларны да, жюрины да бик дөрес сайлаган. Гомумән, Балтачта узган чараларның барысы да чын мәгънәсендә тәрбия чарасы» ...дигән матур фикерләр җиткерделәр, үзара серләштеләр алар.
Автор Нәзирә Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев