6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул.
-
Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...»
Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән?
-
Бүгенге юл һәлакәтендә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән(фотолар)
(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекцисе матбугат хезмәте.
-
Параличланган әнисен абыйсына алып килеп: “Ишек төбеңдә калдырам”, – дип кунакка китеп бара
Күп балалы яшь гаиләдә хуҗа кеше үлеп китә. Моңарчы гаиләне тулысынча тәэмин итеп торган тырыш ире вафатыннан соң дүрт улын кайгырту ялгыз ана өстенә кала. Бу вакытта малайларның олысына да унбер яшь тә булмый әле. Хатын көндез эшли, кич өенә кайтып ашарга пешерә, җыя-юа, үтүкли, тегә-ямый... Төн уртасында гына, хәлдән...
-
Эльвира Хамматова: "Башыма уй килде!"
Җырчы Эльвира Хамматова үзенең иҗатын яратучылар өчен кызыклы бәйге оештырган.
-
Якташыбыз Илназ Минвәлиев хатынына нинди сюрприз ясаган?
Җырчы Илназ Минвәлиевның тормыш иптәше Динара белән гаилә коруына 20 ел тулган. "Менә, дуслар, әле генә балачагалар идек, 20 ел узып та киткән! Ходай биргән Динарамны, өч бөртек малаемны бик тә яратам һәм хөрмәт итәм. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!" - дип язган Илназ Минвәлиев. Илназ белән Динараның Алмаз, Салават...
-
Кишер вареньесы - рецепт
Моның өчен баллырак кишер алалар.
-
Ана бердәнбер баласын югалта
Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый. Илмире кечкенәдән...
-
38 яшьлек ана балаларына даими күсе агуы ашатып торган
Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек ханым балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән. Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган. Балаларның...
-
Айдар Галимов Хәния турында: Мин әле һаман эндәшмичә йөрим, чөнки ышанмыйм
Узган гасырның 90 нчы елларында Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов бергәләп иҗат иткән «Моңнар кайтсын авылга» дигән җыр белән олы сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айдар Галимов тиз арада халык арасында үз тамашачысын булдырып, иң популяр артистларның берсенә әйләнде. Бер-бер артлы эчтәлекле, затлы, мәгънәле җырлары белән бөтен татар дөньясына зыялы җырчы...
-
Балык Бистәсенең Балтач мәдәният йортында «Төп йорт килене» дип исемләнгән күңелле кичә узды ( ФОТОЛАР)
Татарда килен, кияү, каената, каенана, каенеш, каенсеңел дигән атама-төшенчәләр бар. Тормышта бигрәк тә килен-каенана мөнәсәбәтләре мөһим урын алып тора. Чөнки алар арасындагы мөнәсәбәт яшь гаиләнең никадәр нык, озын гомерле булуына турыдан-туры тәэсир итә дияр идем мин.
-
Балык Бистәсендә “Бел һәм үтә”дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгаклар ясалды
Балык Бистәсе мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре темасына "Бел һәм үтә"дип исемләнгән рәсем коллажлары конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурска барлыгы 86 рәсем тәкъдим ителгән иде. Беренче урыннарны район үзәгенең "Мишутка" ( индивидуаль рәсем) һәм Масловка ( коллектив рәсем) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр алды. Автор Илгиз Җамалиев.
-
Балык Бистәсе прокуратурасында гражданнарны кабул итәләр
12 декабрь көнне 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Балык Бистәсе прокуратурасы хезмәткәрләре гражданнарны кабул итәләр. Адрес: Зәки Шәймәрданов урамы, 69 А йорт.Алдан язылу 2-26-89 телефоны аша. Автор Илгиз Җамалиев. фотоhttp://dag.life