Балык Бистәсендә бәйрәм төнгә кадәр дәвам итәчәк
Җәмгыять

Балык Бистәсендә бәйрәм төнгә кадәр дәвам итәчәк

Бөек Җиңү көнен балыкбистәлеләр зур чаралар белән билгеләп үтәргә җыеналар. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында башланып китәчәк.

Балыкбистәлеләрне район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләве көтә. Аннан бәйрәм парады башлана, тарихи һәйкәлләргә венок-чәчәкләр кую планлаштырыла. Тамашачы 1000 нән артык "Бессмертный полк" чыларның парады белән хозурланыр дип көтелә. Бу чарада бар теләүчеләр катнаша ала. Кичке вакытта, ягьни, 19.00 сәгатьтә Кама яры буенда бәйрәм конөерты башланып китәчәк. Аны 21.00 сәгатҗтә салют белән йомгакларга уйлый оештыручылар.


Нет комментариев