Соңгы елларда ул бистәнең Чулман яры буендагы заманча яңартылган ял паркына еш төшә, карашын еракка төбәп утыргычларында утыра, физик күнегүләр тренажерларында да шөгыльләнеп алырга өлгерә. Аннак салмак кына кайтыр юлга, үргә таба атлый башлый.
Фердинанд Хөрмәт улы үз тормышында күтәрелгән үрләрен бер-бер артлы ничек итеп яулавын хәтерендә барлап уза.
Сугыш елларында туган ир баланың дөньяга килүен фронттагы әтисе белмичә кала. "Аерым кайгы-кайгы түгел, илгә бәла килмәсен",- дип тә әйтерлек еллар түгел бит. Илебез дә шактый сынаулар кичкән авыр чор. Бу сүзләр ул замандагы кемнең генә язмышына карата әйтелүенә карамастан, үзенең әһәмиятен һич кенә киметми, югалтмый.
Арча районының Субаш Аты авылында туып үскән егет урта белем алып илебезнең салкын яклары булган Омск өлкәсендә хәрби хезмәтен уза, чыныгу ала. Армия чорында КПСС сафларына кабул итәләр.
Авыл тормышыннан тыш үзен башка өлкәдә күрә алмаган хәлдә Фердинанд Сәмиев Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп белем ала. Чыгарылыш елында булган вакыйганы искә алып:
- Бервакытны берничә егетне деканатка чакырттылар. Балык Бистәсе райкомы беренче секретаре Василий Корнеев үз хуҗалыкларына белгечләр булып кайтырга чакыра икән. Мин үзем ул очрашуда катнашмасам да, үз ягыма кайтасы килгәнемне әйттем, ризалашмадым, - ди ул.
Укып бетергәч күпләрнең төшенә дә кермәслек хәл, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына белгеч буларак чакырып тәкъдим ясыйлар үзенә. Өч тапкыр уйларга вакыт биреп тә ризалашмаган "үҗәтне" язмыш барыбер Балык Бистәсенә китереп чыгара.
Биредә эшчәнлеген Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары кергән Габдулла Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта баш агроном буларак башлый. Арча якларыннан булган егеткә монысы да үз вакытында ниндидер бер символик мәгънәгә ия булгандыр бәлки.
Уңышлы гына эшләп торган вакытта аны райкомга инструктор итеп алалар. Бу алым ул еллардагы район җитәкчеләренең белгечләрне алга таба үстерүдә эш тәҗрибәсе буларак сыналган була.
Чираттагы баскыч, үр-"Татарстан" колхозы рәисе вазыйфасын башкару. Күки, Ямаш, Балтач авылларын берләштергән бу күмәк хуҗалык эшчәнлеге тарихында аның үзенең якты эзе бар.
Материаль-техник базаны яңарту, машина-трактор паркын заманча модификациялеләр белән тулыландыру, социаль объектлар төзүдә зур көч куя ул. Хуҗалыкта белгечләргә, эшчеләргә үз өлкәләрендәге эш нәтиҗәләреннән чыгып хезмәт өчен түләүнең яңа тәртибе кертелә.
Чоры техникага корылган заман булса да, ул хуҗалыкка нәселле айгыр юнәлтә һәм бригадалар арасында аны җигеп юырта торган була. Аларда төп йөкне тартучы бригадирлар Вакыйф Шәрипов, Хафиз Нотфуллин, Хабибрахман Мөбәрәков, Исрафил Хуҗаҗановларга һәм башка күп белгечләргә, хезмәтчәннәргә таянып алып бара үз эшен. Бәлки шуңадыр да табигать шартларының уңайсыз килгән елларында да алар югалып калмыйлар, терлекләрне уңышлы кышлаталар, шәхси хуҗалык өчен дә мал ризыгы туплый алалар.
Чагыштырмача яшь булуына карамастан Фердинанд Хөрмәт улын партиянең район комитеты бюро әгъзасы итеп сайлыйлар. Биредә дә ул үз фикерен яклый ала, кеше мәнфәгатьләрен алгы рәтләргә куярга тырыша. Хезмәттәше, бер хуҗалык рәисенә карата катгый чаралар күрелергә торганда, үз сүзен әйтеп, аны дәлилләп, мәсьәләнең чишелешен берникадәр дәрәҗәдә җиңеләйтә алуга ирешә.
Хуҗалык белән саубуллашуы җиңел бирелми аңа. Ни дисәң дә, җитәкче буларак тәүге адымнарын биредә ясый бит. Коллектив белән хушлашкандагы чыгышында ул барлык хезмәтчәннәргә, белгечләргә үзенә күрсәтелгән ышаныч, хөрмәт өчен олы рәхмәтен җиткерә.
Чираттагы тормыш баскычы- авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Хуҗалыкта эшләгән чорда тупланган эш тәҗрибәсен, алдынгы алымнарны районкүләм дәрәҗәдә куллануга кертү өчен күпме көчләр куйган ул. Моның дәлиле, районыбызның ул еллардагы уңышлары, күтәрелешле үрләре. Соңыннан "Новая жизнь" (Олы, Кече Кульга авыллары) һәм башка дәрәҗәле урыннарда да үз йөзен, кешеләр ышанычын югалтмаган югарылыкта калып хезмәт юлын дәвам итә.
Еллар үтү белән, эш хакына дип кылынган, хәзерге караштан караганда кискен кебек булган, үзенең кайбер гамәлләре өчен үкенеп тә куя ул.
Аның хезмәтенә үз вакытында район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бәлки лаеклы бәя дә бирелмәгәндер. Чоры шундый булган.
Якташлары, дуслары кунакка килгәндә безнең яклардагы табигатьнең биредә төпләнеп калуында зур әһәмият уйнаганын искәртергә ярата ул.
Җәмәгате Мөслимә белән ул һәм ике кыз үстерәләр. Алар да инде тормышта үз урыннарын тапканнар. Ни кызганыч, җәмәгате генә бу дөньядан иртәрәк китеп бара. Балалар, оныклар өчен куанып яшисе дә, яшисе иде әле, югыйсә.
Хәзерге көндә ул булганына шөкерана кылып, якыннарының игьтибарын тоеп яши. Актив тормыш алып бара. Үз ихтыяҗлары өчен әле кош-кортын, кече терлеген дә асрый, менә дигән бакчалары бар. Оныкларына да нинди тәрбия чарасы бит. Популярлашып баручы "скандинавия ысулы" белән җәяү йөрергә, табигатькә чыгарга ярата. Үзе белән гел фотоаппарат йөртә. Ул кадрга алган табигать күренешләре профессиональ фотога төшерүче рәсемнәре белән тиңләшә алыр иде.
Газета, журналлар укый, илебездә, дөньяда барган сәясәт турындагы тапшыруларны, яңалыкларны, спорт ярышларын телевидение аша кызыксынып карый, танышып бара.
Урамнан атлаучы бу олпат гәүдәле, зыялы шәхеснең районыбыз тарихында үз урыны, киләчәк буын, чор өчен үткәннәргә калдырырлык бай хәзинәсе бар.
Нияз Шәйдуллин.
Вазыйх Фатыйхов
фотосы.
Нет комментариев