30 яшьлек ир-ат эш урынында үлгән
Җәмгыять

30 яшьлек ир-ат эш урынында үлгән

Татарстанның Югары Ослан районында 30 яшьлек ир-ат ашлык әйләндергечкә кысылып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнге берләр тирәсендә булган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.

Хәзер эш бирүченең (ул Татарстандагы предприятиеләрнең берсе) хезмәтне саклау турындагы законны үтәвен тикшерәләр. Тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота.

 


Нет комментариев