Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Коррупция ил иминлегенә зыян сала

Күптән түгел Татарстан Республикасы коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф учреждениеләре, район үзәк больницасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

–Коррупция теләсә кайсы илнең милли иминлегенә зыян китерә. Беркемдә дә аңа каршы иммунитет юк. Законның өстенлеген тәэмин итү төп элемент булып тора. Һәркем үзеннән башларга һәм бу юнәлештә эзлекле рәвештә эшләргә тиеш, –дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул күп еллар дәвамында коррупция белән зарарлану рейтингында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре лидерлык итүен дә ассызыклады.
Мәгариф өлкәсендә,  нигездә, югары уку йортлары укытучылары тарафыннан ришвәт алу, мәгариф учреждениеләренә фиктив эшкә урнаштыру, учреждениеләрнең милкен үзләштерү очраклары кабатлана.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2017-2019 елларда коррупцион юнәлештә 83 җинаять ачылган. Бу башлыча, дәүләт контрактларын үтәмәү, дәвалау һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт алуга кагылышлы җинаятьләр.
–Прокуратураның табибларга һәм укытучыларга дәгъвасы юк–болар бик кирәкле, хөрмәткә лаек һөнәрләр. Әмма безнең бу сфераларда коррупциягә җирлек тудыручы эш оештыру системасына сорауларыбыз күп җыелды,– дип белдерде республика прокуроры  Илдус Нәфыйков үзенең докладында.  Күпчелек җинаять эшләренең гади укытучылар һәм табибларга карата ачылуына да игътибарны юнәлтте прокурор. Ул район һәм шәһәр прокурорларын эш практикасын тамырдан үзгәртергә, беренче чиратта, урындагы кешеләрне җавапка тартырга чакырды.

И. ШАКИРҖАНОВ.

фото: http://mirkatk.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса